Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлылар Яңа елга ничек әзерләнә

Озакламый без Көнчыгыш календаре буенча Утлы маймыл елын каршылыйбыз. 2016 елда һәркем тормышын яңа биттән башлый, хыялларын гамәлгә ашыра ала. Шул уңайдан без шәһәрлеләрдән гаиләләрендә нинди традицияләр булуы, бәйрәмгә ничек әзерләнүләре турында сораштык. Регина Гайсова: - Яңа ел чыршысын гаилә архивыннан фотографияләр, сирәк очрый торган пыяла уенчыклар белән бизибез. Улыбыз...

Озакламый без Көнчыгыш календаре буенча Утлы маймыл елын каршылыйбыз. 2016 елда һәркем тормышын яңа биттән башлый, хыялларын гамәлгә ашыра ала. Шул уңайдан без шәһәрлеләрдән гаиләләрендә нинди традицияләр булуы, бәйрәмгә ничек әзерләнүләре турында сораштык.

Регина Гайсова:
- Яңа ел чыршысын гаилә архивыннан фотографияләр, сирәк очрый торган пыяла уенчыклар белән бизибез. Улыбыз Арсланга биш яшь, ул Яңа ел килүен түземсезлек белән көтә, Кыш бабайга хат яза, бүләкләр алырга ярата. "Лунтик" мультфильмын карау, пластилиннан әйберләр ясау һәм "Ак үгез турында әкият"не тыңларга ярата.
Туганнар һәм дуслар белән бергә җыелабаз, бәйрәмне Кар кызы, Маймыл, Убырлы карчык, Төлке, һ.б. геройлар киемендә каршылыйбыз. Күптән түгел болгар футболчысы, "Рубин" футбол клубы ярымсакчысы Блага Георгиев биргән бүләк Арслан өчен көтелмәгән сюрприз булды. Минем өчен иң мөһиме - сәламәт һәм ныклы гаилә, ә калганы булачак.
Вера Буланова:
- Бездә гаилә белән бергә Яңа елны каршылау, бер-беребезгә бүләкләр бирү, бәйрәм алды чараларында күмәкләп катнашу традициягә әйләнде. 2016 ел тимер һәм ачык төстәге бизәлешне күзаллый, шунлыктан чыршыны кызыл шарлар һәм алтын сәйләннәр белән бизәячәкбез. Шторага гирлянда эләбез, ә ишекләрдә чыршы күркәләреннән тәкыялар булачак. Әниебез Яңа елда һәрвакыт тун астында ит әзерли, ә киленебез торт ясый. Бер генә гаилә бәйрәме дә бу сыйлардан башка узмый. Һәр елны төрле салатлар әзерлибез, шуларның берсе - "Грекларча". Маймыл елын сары һәм кызыл төстәге киемнәрдә каршылау зарур. Ирем Ярослав һәм улым Павел ачык зәңгәр төстәге күлмәк һәм кызыл галстукларда булачак. Кызым Полина үзенә матур кием текте, мин дә килешле күлмәк сайлап куйдым. Ут төсендәге кием һәм аңа аксессуарлар сатып алырга хыялланучыларга инде эзләнүне башларга вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Яћа ел

2
X