Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевскида ныклы ихтыяр көче булган кешеләр

Зөлфия Журавлева искиткеч балалар Вадим һәм Рудальнең әнисе.

– Вадим дөньяга килгәндә сәламәт бала дип саналды, ләкин, вакыт узу белән үсештә артта кала башлады. Дәвалану алымнары күп булды. «Үзенчәлекле» балалар белән эшләү тәҗрибәм 28 ел. Кызлары һәм малайлары авыру әниләргә ярдәм итәргә тырышам, аларга психологик яктан йогынты кирәк, дип саныйм, – ди Зөлфия Миннебаевна.

– Мондый балалар өчен, беренче чиратта, режимны һәм дөрес туклануны үтәргә кирәк.
 Иммунитетны нормада тоту өчен үләннәр кулланам. Вадим белән без гел бергә – Яңа ел бәйрәмендә дә, кафеда да, мин аңардан оялмыйм, башка әниләрне дә шуңа өндим, бу сынауны лаеклы узарга кирәк.

– Кече улым Рудаль беренче мәктәп укучысы. Аның тормышы киләчәктә ничек булыр – белмим, ләкин яхшыга өметләнәм.

«Үзенчәлекле» балалар тәрбияләүче әниләр, төшенкелеккә бирелмәгез, җирдә изгелек барлыгына ышаныгыз, – дип изге теләкләрен белдерде Зөлфия Миннебаевна.

Фото З.Журавлева архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев