Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр

Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.

Алар табигать кочагында елга буенда очрашалар, шунда мәхәббәт очкыннары кабына. Тиздән алар гаилә коралар. Ике кыз үстерәләр, оныкларын тәрбияләргә булышалар. Бу күркәм пар озак еллар Л. Карпов исемендәге химия заводында эшли.

Истәлекле дата белән Хәйретдиновларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева, ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева, «Посёлок» ТИС рәисе Екатерина Кузнецова, дуслары, туганнары һәм якыннары котладылар.

Котлауларга Л. Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты һәм ветераннар Советы рәисләре Рөстәм Борханов һәм Татьяна Митшина кушылдылар.
— Бергә озак еллар яшәүнең сере — бер-беребезне аңлауда, юл куя белүдә, шатлык һәм кайгыларны уртаклашуда, — диләр Хәйретдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев