Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевскидан ирле-хатынлы Гыймазовлар өйдә утыралар һәм аларга күңелсез түгел

Куркынычсызлык атнасы чынлап та самоизоляциядә булыр өчен тәкъдим ителгән», – диләр Сәкинә һәм Камил Гыймазовлар.

Сәкинә ханым көнне ничек үткәрүләре турында сөйләде:
– Без вакытлыча кибетләргә йөрүне туктаттык. Көндәлек өчен кирәкле продуктлар бар, интернет ярдәме белән ипи пешерергә өйрәндем. Күрсәтмәләрне төгәл үтәргә тырышам: пенсионерларның әлеге вирусны йоктырулары мөмкин, диләр, димәк без әлеге категориягә керәбез. Күршеләр белән аралашмаска тырышабыз, балаларга да өйләрендә утырырга кирәклеген әйттек. Телефон аша сөйләшәбез. Үз йортыбыз белән яшәгәч, безгә җиңелрәк. Ишегалдында саф һава сулыйбыз. Тормыш иптәшем оныкларга атынгыч урнаштыра, бал корты умарталарына ревизия ясый. Минем көннең һәр сәгате язылып куелган, самоизоляциягә кадәр дә шулай иде. Биш вакыт намазымны һәм догалар укыйм, Ходайдан мондый куркыныч мизгелләрнең тизрәк узуын сорыйм. Бакча өчен үсентеләр әзерлим – күчереп утыртам, өстәмә тукландырам. Файдалы ризык әзерлим, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнәм. Хөрмәтле менделеевлылар бу көннәрдә өйләребездә булсак яхшырак булыр, булдырылган режимны үтәргә тырышыйк. Чөнки ул безнең иминлегебез өчен мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X