Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевскийда 12 бала һәм 56 онык һәм оныкчык әбисе 91 яшен билгеләде

Фәүзия Гыйләҗеваны якыннары тәбрик итте.

Менделеевск районы Песәй авылыннан Фәүзия Гыйләҗева 91 яшен билгеләде. Унике бала әнисе һәм 56 онык әбисе 40 елдан артык гомерен хезмәттә уздыра. Бәхетне читтән эзләми, Тукай колхозы фермасында бозау караучы булып эшли, малларны ярата. Замандашлары сыман тормыш сынаулары белән чыныгып үскән ханым авырлыклардан курыкмый һәм һәр эшкә җиң сызганып алына. Авылдашлары арасында тырышлыгы белән дан тота. Тәҗрибәле терлекченең бозаулары һәрвакыт чиста, яхшы каралган була.

«Асларына печән, читлекләргә азык һәм су салу улаклары бар иде», — дип искә төшерә ул. 

Шул вакыт арасында бер-бер артлы сабыйлары дөньяга килә. Ана кеше ике ай тирәсе ял иткәч, кабат эшкә чыга. Куян, тавык фермаларында да эшли, чакырганда борчак чабарга бара. Фәүзия ханым балаларында да хезмәткә сөю тәрбияли. Алар җәйге, каникулларда, әниләренә ярдәм итә торган булалар

«Өйдә балалар, берсен берсе караштылар, яхшы тәрбия дә алдылар. Безнең ничек тырышканны күреп, аңлап, үрнәк алып үстеләр», — дип сагынып сөйли узган гомер юлларын. 

Хәзерге көндә Ф. Гыйләҗева, тырыш хезмәтчәннәрне онытмауларына һәм хөрмәт итүләренә сөенеп, матур тормышның кадерен белеп, балаларына, киленнәренә, оныкларына һәм күпсанлы оныкчыкларына ныклы терәк, яшәү өлгесе булып яши.

«Әткәй белән әнкәй күпләрне сокландырып, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, кадерләп җитмеш ел гомер кичерделәр. Әнкәебез барчабызны сөендереп яши, Аллаһка мең шөкер. Һәрвакыт безне елмаеп, якты йөз, тәмле сүз белән каршы ала, тәмле ризыклары белән сыйлап, хәлләребезне сорашып, яхшы киңәшләрен бирә», — дип бүлешә балалары.

Бу коннэрдэ Фәүзия Гыйләҗева гаиләсенә тагын куаныч килә, тагын бер оныкчыгы дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә ул 22 онык һәм 34 оныкчык әбисе! Фәүзия ханымны тормыш бәйрәме белән балалары, оныклары һәм оныкчыклары котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев