Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевскиның 1 нче мәктәп укытучысы «Туган тел-2022» бәйгесендә 2 нче урынны яулады

Март ахырында Казанда «Туган тел» туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Менделеевскиның 1 нче мәктәп укытучысы «Туган тел-2022» туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесендә 2 нче урынны яулады. 


Март ахырында Казанда «Туган тел» туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Бәйгенең беренчел максаты – Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелегенә йогынты күрсәтү һәм 
үстерү, туган тел укытучыларынң дәрәҗәсен күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны башкалар белән уртаклашу. 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Смирнова республиканың 17 укытучысы арасында икенче урынны алды. Мөгаллимә үзенең һөнәрилеген күрсәтте: мастер-класс үткәрде, педагогик проектын тәкъдим итте һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру, «2014-2022 елларга Татарстан республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү " дәүләт программасын гамәлгә ашыруда Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау мәсьәләләре турында фикер алышуларда катнашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев