Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевскның Үзәк китапханәсендә Казан югары мөселман мәдрәсәсе талибәсе Лилия Галиева белән очрашу узды

Якташыбыз чыгышы Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә барып кече хаҗ (Умра) кылуга багышланды.

Рамазан ае уңаеннан Менделеевск шәһәренең Үзәк китапханәсендә "Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе талибәсе Лилия Галиева белән очрашу узды.


Чара башында татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова изге Рамазан ае, мөселманнарның ураза тотулары, бу вакытта нинди саваплы гамәлләр кылырга кирәклеге турында сөйләде.


Якташыбыз Лилия Галиеваның чыгышы Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә барып кече хаҗ (Умра) кылуга багышланды. Лилия Федоровна сүзләренчә, хаҗга бару өчен кеше алдан ният кылырга, Аллаһы Тәгаләдән ерак сәфәргә бару өчен мөмкинлекләрен бирүен үтенеп дога кылырга тиеш.

«Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренең изге җирләрен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) яшәгән урыннарны, ерактан ук балкып үзенә әйдәүче иман йортларын, шайтаннар мәчетен үз күзләрең белән күрү зур тәэсирләр калдыра. Без бөтен илләрдән җыелган халык агымына кушылып җәннәт бакчасыннан төшерелгән Кара ташка кулларыбызны куеп тордык. Мөселманнарның Мәккәдәге изге йорты Кәгъбәтуллаһны күрдек, Сафа һәм Мәрвә, Гарәфәт тауларында йөрдек, зәм-зәм суларын эчтек, аһәңле азан тавышларын ишеттек. Ибраһим галәйһиссәлам улы Исмәгыйльне, Раббысы ризалыгы өчен, корбан итеп чалырга алып барган урынны зиярәт иттек», — дип истәлекләре белән уртаклашты Л. Галиева.

Җыелганнар хозурына Согуд Гарәбстаны, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренең тарихи һәм изге урыннары турында фотосурәтләр, видеослайдлар тәкъдим ителде.


Залдагылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Ахырда шәһәрле Илгизәр Тимергалиева Лилия Галиевага тирән эчтәлекле чыгышы өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев