Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем»

Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.

Унөч яшьлек колхозчы

«Мин Украинада тудым, – дип сөйли М.Чаговский. – Винница өлкәсендәге безнең Фронтовка авылы уңдырышлы туфрак белән дан тотты, бөртеклеләр күкрәп үсә иде. Крестьян мәшәкатьләренең нәрсә икәнен кечкенәдән үк белдем – унөч яшемдә колхозчы булдым. Хезмәт көненә эшләсәк тә, төшенкелеккә бирелмәдек, әти-әниләргә ярдәм иттек, уйнарга да вакыт таба идек. Ат җигәргә өйрәндем, җир сөрдем, чәчтем».

Сугыш, Днепрны кичү, бомбага тоту

1941 елга Михаил өч ел стаж туплап өлгерә, сугыш башланмаса, ул рәхәтләнеп эшчәнлеген дәвам итәр иде.

«Барысы да куркыныч төштәге кебек булды, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Дошман кинәт һөҗүм итте, ашыгыч рәвештә ир-атларны фронтка алдылар. Ә безне, үсмерләрне, Днепр аша Россия ягына чыгарырга карар иттеләр. Бераз ашау бирделәр, аны котомкаларга салып, җәяүләп сиксән чакрымлы юлга кузгалдык. Терлекләрне дә куып бардык – сыерларны, үгезләрне немецлардан коткаруыбыз иде. Әмма ерак китәргә өлгермәдек, кечкенә елга буенда безне бомбага тота башладылар: дошманның тугыз самолеты тилгәннәр кебек әйләнде. Картина нервылары тәртиптә булмаганнар өчен түгел: елга буйлап үлгән малларның каны ага, кешеләрдә паника, барысы да елый, качар урын эзләп ары-бире йөгерешәләр. Исән калганнарны кире кайтарырга дигән фикергә килделәр. Авылда безне тәмуг көткәнен белсәк, барлык көчебезне туплап Днепрны кичәргә омтылган булыр идек».

Ә Фронтовкада инде немецлар хуҗа, алар Михаилны һәм дусларын кулга алалар.

Германиягә оккупацияләү

«Безне Германиягә алып килделәр һәм концлагерьга урнаштырдылар, – дип хәтереннән барлый ветеран. – Менә шунда мин сугышның икенче ягын күрдем – рәхимсез, шомлы, яшәргә мөмкинлек калдырмаучы. Торф эшләренә билгеләделәр. Тездән суда килеш 12шәр сәгать торф казыдык».

Михаил Константинович бу мәхшәр турында күз яшьләре аша сөйли. Аз гына гаеп өчен дә атып үтерүләре, бөтен кеше карап торганда яһүдиләрне тереләй яндырулары турында тетрәнеп искә ала.

Уңышсыз качу

Михаил һәм аның бәхетсезлек буенча дуслары качу планын озак әзерлиләр. Ниятләрен тормышка ашыруга да ирешәләр. Үзләрен саклаган карт немецны бәйләп, чәнечкеле тимерчыбык аша качалар.

«Нигездә төнлә һәм урманнан бардык. Польша территориясенә җиттек, котылуыбызга шатлануыбыз иртәрәк булып чыкты. Тоттылар безне. Шунда ук суд булды, гомерлек тоткынлык җәзасын билгеләделәр».

2603 саны астында

Качкыннарны Көнбатыш Германиядәге икенче лагерьга урнаштыралар. Михаил тимер прокаты заводында эшли, ашауга, йокыга туймый.

«Анда безнең исемнәр юк иде, – дип дәвам итә ул. – Күкрәккә яндырып уелган саннар гына».

Үзенең 2603 номерын Михаил Константинович саф немец телендә әйтеп бирә. Колонна белән эшкә барганда һәм кайтканда тротуар янына басарга тырышканнарын да искә ала. Анда чүп өчен урналар куелган, еш кына немецлар ризык калдыкларын ташлыйлар.

«Ипи кыерчыгы табу зур бәхет исәпләнә иде».

Азат ителү

1945 ел бара. Михаил һәм аның бәхетсезлек буенча иптәшләре тотылган концлагерь көчле сак астында була. Азат ителү көтелмәгән яктан килә – лагерь капкаларын америка танклары җимереп керә. Аларның солдатлары тоткыннарны бераз лазаретта тоталар, ныгырга вакыт бирәләр һәм инглизләргә тапшыралар, алар – безнекеләргә.

Өйгә булмаган юл

«Совет ягында безгә приказ рәсмиләштерделәр, кием биреп, фронтка җибәрделәр. Брестның җыелу пунктына килдек. Аннан поездда – Новосибирскига. Ерак Көнчыгыш фронтына кушылырга кирәк икән, ул вакытта Япония белән сугыш куркынычы булган. Ләкин, безнең бәхеткә, күптән көтелгән җиңү хәбәре килде, шатлыгыбызның чиге булмады».

Чит җирдә «сарафан» таба

М.Чаговскийны туган ягында беркем дә көтми һәм ул Кемерево өлкәсендә калырга карар итә. Балта остасы һөнәрен үзләштерә.

«Безнең белән Татарстаннан вербовкаланган кызлар да эшли иде, – дип бүлешә ул. – Шулай итеп мин «сарафан» – гүзәл Нәсимәне таптым. Өйләнештек, кызыбыз Валентина туды, 1953 елда тормыш иптәшемнең туган ягы Бондюгка кайттык, гаиләбез Лидия һәм Надежда белән тулыланды».

Пенсиягә 70 яшендә китә

Михаил Константинович озак еллар һөнәре буенча эшли, Советская урамындагы ике катлы йортлар аның турыдан-туры катнашында торгызылган.

«Алар ныклы материаллар кулланып бары тик кул хезмәте белән генә төзелде, мәңге җимерелмичә тора алалар».

М.Чаговский лаеклы ялга 70 яшендә китә, күпсанлы бүләкләр белән билгеләнгән. Әмма иң зур бүләк дип кызларының, оныкларының һәм аларның балаларының, гомумән, җир йөзендәге барлык кешеләрнең тыныч күк йөзе астында яшәүләрен исәпли.

Михаил Константинович 96нчы яше белән бара. Уңайлыклары булган фатирында кызлары тәрбиясендә көн күрә. Шәһәр җитәкчелеге Җиңүнең 75 еллыгына фатир балконына заманча ремонт ясады. Бу көннәрдә ветеран сугышта катнашучы буларак хастаханәдә тернәкләнү уза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев