Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Минзәлә-Ярославль-Менделеевск

Чандыр гәүдәле, гаять аралашучан бу әбинең тормышны яратуы аеруча көчле. Халисә Хаббетдинова яттан шигырьләр дә сөйли, урынлы шаяртып та ала. Ә аңа тормышында күпне кичерергә туры килгән.

– Минзәлә районында тудым, укырга мөмкинлегем булмады, – дип искә ала Халисә Әһлиевна, – без, дүрт бала, әти-әниебезгә булыштык. 15 яшемдә Ярославльгә вербовать иттеләр.

Ул чит җирләрдә озын 52 ел яши, кирпеч заводында эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.

Хәзер ветеран туганының кызы Нәзилә тәрбиясендә. Ходай Тәгалә аңа балалар бирмәгән, ләкин зирәк яшендә ялгызын гына да калдырмаган.



– Бер нәрсә дә мохтаҗлык кичермим, – ди Х.Хаббетдинова, – бер генә дә минутка да игътибарларыннан калдырмыйлар.

Юбилярны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Сафин, ветераннар Советы һәм “Альфа” ТИС рәисләре Любовь Сорокина һәм Лидия Маслова котладылар.

Рәхилә Мирзаянова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X