Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Мәхәббәт яшәргә көч бирә

    ЗАГСта “алтын” юбилярлар Куснутдиновлар һәм Кочергиннар гаиләләрен тәбрикләү булды. Аларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга балалары, оныклары, туганнары, дуслары һәм коллегалары килде.

    50 ел бергә пар канатлар булып яшәүче күркәм парлар Хәлимә Шаһабетдинова һәм Хөсәен Куснутдиновлар, Татьяна Сергеевна һәм Петр Михайлович Кочергиннарны Мендельсон маршы яңгыраган тантаналар залында көчле алкышлар белән каршы алдылар.

    – Бер-берсенә булган мәхәббәт, үзара хөрмәт, бер-береңне бер караштан, бер сүздән аңлау һәм гафу итә белү – бу сыйфатларны әлеге күркәм парлар гомер буе саклап килгәннәр, – дип билгеләде ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева.

    Алтын туйлары белән көн геройларын район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артём Мессеев котлады, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Изге теләкләргә “Менделеевски икмәк заводы” предприятиесе директоры Анна Гыйзәтуллина, Л.Карпов исемендәге химзаводның профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов, Монай җирлеге башлыгы Руслан Кириллов, “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова һәм башкалар кушылдылар.

    50 ел бергә мәхәббәт һәм тигезлектә яшәүче парлар беренче мәртәбә никахлары теркәлгән көннәрен исләренә төшереп вальс биеделәр.

    Ике яшь йөрәк Петр һәм Татьяна үзешчән сәнгать концертында танышалар. Петр Михайлович 40 ел Карпов исемендәге химия заводында аппаратчы булып эшли. Татьяна Сергеевнаның шәһәр газында хезмәт стажы 30 ел. Алар өч бала Игорь, Андрей һәм Иринаны үстерәләр, биш оныкларын тәрбияләргә булышалар.

    Куснутдиновлар Монайда яшиләр. Хәлимә Шаһабетдиновна лаеклы ялда булса да икмәк заводында эшли, Хөсәен ага төзүче була. Хезмәт ветераннарының фидакарь хезмәте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Аларның ике баласы, биш оныгы бәхетләренең иң олысы.

    Бу көнне “алтын” юбилярлар күпсанлы котлаулар, чәчәкләр һәм бүләкләр кабул иттеләр.

     – Һәр гаиләгә бәхетле гомер кичерүләрен телибез, – диделәр алар. – Безнең ярты гасыр яшәвебез бер мизгел кебек кенә узды, шатлык-кайгылар да булды, билгеле, ләкин без аларны бергә бүлештек, бер-беребезгә ныклы таяныч булып яшәдек. Озак еллар бергә яшәүнең сере дә шундадыр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: