Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Нургалиевлар: «Безнең гаилә – кечкенә дәүләт»

Ижёвкада искиткеч Нургалиевлар гаиләсе яши – хезмәт сөючәннәр, үрнәк һәм ачыклар.

Хуҗа турында йорт сөйләр, хуҗабикә турында – бакча
Зур һәм нурлы йорт ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Җиренә җиткереп төзелгәне күренеп тора.

– Тормыш иптәшем бар эшкә дә уңган, – ди Миңлебикә Харисовна, – төзи, ремонтлый, идеяләр кертә. Мисал өчен, йорт һәм хуҗалык блогы арасында ябык терасса булдырып, аны ял зонасы итеп җиһазландырды. Оныкларыбыз рәхәтләнеп уйныйлар – яңгыр, эссе, җил комачауламый.

Нургалиевлар хәзер яңа йорт төзү белән мәшгуль.

– Азартка кердек, – дип көләләр алар, – участогыб бар иде, буш тормасын дип гараж күтәрдек, аннан соң мунча, шулай итеп өйгә дә чират җитте.

Хуҗабикә биләмәләренә үтәбез. Бакчада идеаль чисталык, яшелчәләр зоналарга төгәл бүленгән.

– Орлыкларны үзем әзерлим, – ди М.Нургалиева, – ел саен мул уңыш алам.

Миңлебикә Харисовна – безнең бакчачылар бәйгесенең даими катнашучысы.

Балалар
Илсур, Фәнисә, Рания һәм Ралия – Нургалиевларның горурлыгы һәм терәге. Әти-әниләре үрнәгендә хезмәт сөючән, шәфкатьле һәм ачык күңелле булып үскәннәр. Туган йортларына барысы бергә җыелган мизгелләрдә сөйләшер сүзләре бетми, өй мәшәкатьләрен дә бергә башкаралар.

– Хәзер кызу эш өсте, – дип дәвам итә хуҗабикә, – ирләребез печән әзерли, кызлар бакчада эшли, бергәләп Ралиябезгә өй төзергә булышабыз. Мин гаиләмне кечкенә дәүләт дип исәплим: бездә тормыш кайный, мөһим карарлар кабул ителә, мәдәни чаралар үтә.

– Әниебез аш-суга оста, – дип әңгәмәгә кушыла Фәнисә, – бер атна Абхазиядә ял иттем, көн саен ул пешергән токмачлы ашны искә алдым.

Ныклы гаилә
Нина Сергеева, «Единая Россия» фракциясе әгъзасы:

– Безнең җирлектә гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән “Бердәм Россия”нең “Ныклы гаилә” проекты актив гамәлгә ашырыла. Нургалиевлар авыл халкы өчен бар яктан да үрнәк. Проект кысаларында Ижевка мәдәният йортында “Гаилә кыйммәтләре” исемле район бәйгесе уздырыла. Агымдагы елда анда Нургалиевлар да катнашты, алар жюрины бердәмлекләре, иҗади осталыклары белән җәлеп иттеләр. Фәнисә Шәмсимөхәмәтовна – “Балачак унъеллыгы” программасы кураторы. Ул мәдәният йорты каршында балалар өчен бию түгәрәкләре оештырды. Яшь хореографларның чыгышлары – авыл һәм район чараларының бизәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев