Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Олеся Бис: «Ялгансыз яшим»

    Чаралар оештыручы һәм алып баручы Олеся БИС “МН” корреспонденты Евгения Кожеевага туй индустриясендә эшләве, хыяллары һәм медиалы кеше булу серләре турында сөйләде.

    – Сез хәзер Яр Чаллыда яшисез, туган шәһәрегездә еш буласызмы?
    – Менделеевск турында бары тик якты хатирәләр генә саклыйм, чөнки минем балачагым, үсмер елларым, хәтта яшьлегем дә биредә үтте. 23 яшь тулгач киттем. Шәһәрне яратам. Еш булам, туганнарым янында да, эш буенча да. Минем өчен Менделеевскига кайту – мәшәкатьләрдән арыну, тынычлык атмосферасына чуму. Мин биредә ял итәм.

    – Бу сорауга бер генә тапкыр җавап бирмәгәнсездер дип уйлыйм. Кечкенә чакта кем булырга теләгән идегез?
    – Алты яшьтә – балерина, ун яшьтә – җырчы. Әни мине музыка мәктәбенә алып килде, параллель рәвештә бию белән дә шөгыльләндем. Ике юнәлеш буенча да укуымны төгәлләдем. Тормыш принципым шундый – башлаганмын икән, ахырына кадәр җиткерәм. Минем юлым сикәлтәле булды, сәхнәгә чыгуда катлаулыклар туды.

    – Нинди планда?
    – Минем турында нәрсә уйларлар дип курыктым. Ышанмассыз, элек андый әйбер бар иде. Мәктәптән соң Алабуга пединститутына кердем, иҗади һөнәр сайлап, педагог-психологка укыдым. Һәрвакыт мөстәкыйльлегем белән аерылып тордым, бу сыйфатым әле дә мине озата бара. Бер үк вакытта укыдым да, эшләдем дә. Өч ел банкетларны, андагы алып баручыларны күзәттем, һәрвакыт мин дә шулай булдыра алачакмын, хәтта аларга караганда яхшырак та итеп дип уйлый идем. 19 яшемдә алып баручы сыйфатында беренче чарамны үткәрдем. Хәтерем ялгышмаса – 14 февральгә багышланган бәйрәм иде. Тулай торакта иптәшләрем белән сценарий яздык, яхшы килеп чыкты. Шуннан акрынлап бу юнәлешкә кереп киттем.

    – Сез һәр көнне уңайлылык зонасыннан чыгарга әзер торган кеше тәэсире калдырасыз.
    – Шулай эшләргә яратам да. Бу үсеш дип атала. Уңайлылыкта булганда, яшәүнең яме бетә сыман. Бу сыйфатым танылырга ярдәм итте. Биш ел элек тормыш иптәшем мине үзгәрешләргә этәрде. “Урыныңнан тор һәм эшлә!”, диде ул.

    – Ирегез көнләшмиме?
    – Ышанмассыз, әлеге сорауны миңа еш бирәләр. Бу турыда хәтта таныш булмаган кешеләр дә сорый. Ирем күз уңында булырга яратмый. Мөнәсәбәтләребез үзара ышануга, бер-беребезгә ярдәм итүгә корылган. Бу һәр нәрсәдә дөрес карарлар кабул итәргә этәргеч бирә.

    – Ничек ял итәсез? Эшләгәндәге кебек шулай ук активтыр дип уйлыйм.
    – Әйе, һәрвакыт яңа тәэсирләр аласы килә. Шуңа күрә ялны да хәрәкәттә үткәрәм. Һәр минутымның язылып куелган булуын яратам. Дөрес, буш вакытым да юк диярлек. Камиллеккә чикләр юк дип уйлыйм. Минем әле үсәсе юнәлешләрем күп.

    – Сез бит әле телевизион тапшырулар алып баручы да.
    – Әйе, бу тормышымда аерым тарих. Менделеевскида яшәгәндә Яр Чаллы телеканалларының берсенә кастингка бардым. Озын чират торып, оештыручылардан кире кагу алдым. “На бис” исемле үз видеопроектымны булдыргач, әлеге канал программасында алып баручы булу тәкъдиме килде. Мин бер икеләнүсез ризалаштым. Чөнки бу медиалылык һәм танылганлыкны күз алдында тота. ТВда эшләү белән бергә ютуб каналда үз продуктымны да алга җибәрү мөмкинлеге бар.

    – Сезне кем яки нәрсә максатка омтылучан булырга мәҗбүр итте?
    – Үзем. Һәрвакыт яхшы яшәргә, бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәскә омтылдым. Ләкин барысы да җиңел генә бирелми, күктән дә бернәрсә дә яумый. Хезмәт сөючәнлегем зур, аны кайда юнәлтергә кирәклеген беләм. Ялгансыз яшим, нинди бар – мин шундый.

    Илиза Шәйхетдинова фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: