Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Оста эштә беленер

    13 нче балалар бакчасының методик һәм тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары Фирдәвес Гыйльфанова 2014 елның эш йомгаклары буенча районда иң яхшылардан дип табылды. Фирдәвес ханым бу өлкәдә 32 ел хезмәт куя, 13 нче бакчада 2013 елдан эшли. - Фирдавес Фәрзетдиновна - югары категорияле белгеч, координатор, илһамландыручы, сәләтле белгеч. Камилләшү өчен...

    13 нче балалар бакчасының методик һәм тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары Фирдәвес Гыйльфанова 2014 елның эш йомгаклары буенча районда иң яхшылардан дип табылды.
    Фирдәвес ханым бу өлкәдә 32 ел хезмәт куя, 13 нче бакчада 2013 елдан эшли.
    - Фирдавес Фәрзетдиновна - югары категорияле белгеч, координатор, илһамландыручы, сәләтле белгеч. Камилләшү өчен һәрвакыт яңа фикерләр, тәкъдимнәр белән янып яши һәм аларны тиз арада гамәлгә ашыра. Аның өчен эшнең аермасы юк: методик гамәлләр булсынмы, хуҗалык мәшәкатьләреме - барысын да теләп һәм җиренә җиткереп башкара, - ди учреждение мөдире Людмила Будник.
    Мамадыш районының Сүте поселогында туган кыз Берсут урта мәктәбен, аннан Чистай педагогия училищесын тәмамлый. 1982 елда яшь белгеч юллама белән Менделеевск районына эшкә килә.
    - Остазларым Раиса Куршакова, Зинаида Осянина һәм Людмила Азинага рәхмәтлемен. Алар миңа үрнәк булдылар, һөнәремне яратырга һәм кечкенә балалар белән эшләү серләренә өйрәттеләр, - дип сөйли Фирдәвес ханым.
    Бакча коллективы 2014 елның августында ТР "Лукойл" хәйрия фонды "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, "Изгелек кыл" һәм "Яшә, чишмә, кипмә!" проектлары белән "Шәфкатьлелек" һәм "Экология" номинацияләре буенча жиңүләр яулаган. Бу уңышларда Фирдәвес Гыйльфанованың да өлеше бар.
    Фирдәвес Фәрзетдиновнаның фидакарь хезмәте район хакимияте, ТР, РФ Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Үз эшенең остасы, тәҗрибәле педагог яшьләргә үрнәк, тирән белемен тәрбиячеләр белән теләп уртаклаша, төпле киңәшләре белән ярдәм итә, шуңа да ихтирам һәм хөрмәт казана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: