Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Оста кулында агач та җанлана

    Агачтан матурлык тудырырга сәләтле оста Фәез Абдулов һәр эшенә күңел җылысын бирә.

    Ул 2003 елда Волгоградтан Менделеевскига күчеп килә. 2014 елда КФУ Алабуга институтын тәмамлый, психология факультетында белем ала. Ләкин һөнәрен дипломы буенча сайламый. Балаларны хезмәткә өйрәтү буенча укытучы булу эше күңеленә хуш килә. Менә биш ел инде ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен билгеләнгән мәктәптә хезмәт куя. Ул аларны агач эшенә өйрәтеп кенә калмый, кул хезмәтенә мәхәббәт тә тәрбияли.

    − Технология дәресләренең бурычы – малайларны гадәти тормышта кирәк булачак эшкә өйрәтү. Алар эш коралын ничек кулланырга, дөрес файдаланырга кирәклеген белергә тиешләр. Балалар белән бергә агачларны кул пычкысы белән кисәбез, лобзик белән агачны уеп бизәкләр ясыйбыз. Брелоклар, ит эшкәртү өчен такталар, сыерчык умарталары, җимлекләр, төрле сувенирлар ясыйбыз. Балалар үз эшләрен үзләре белән алалар һәм якыннарын шатландыралар, − ди оста.

    2017 елда Абдулов 300 мең сумга «Безнең яңа укытучы» грантын отты. Әлеге акчаларга сыйныф өчен кирәк-яраклар юнәтте, эш кораллары алды.

    Нарат һәм чыршы экологик чиста, яхшы сыйфатлы һәм шул ук вакытта кулай бәядә. Нәкъ менә шуның өчен дә әңгәмәдәшебезнең йорт җиһазларының күбесе һәм интерьеры шул агачтан эшләнгән.

    − Арсеналда эш коралларының барысы да бар, мин үз эшемнең фанаты. Дуслар һәм танышлар өчен агач өстәлләр, эскәмияләр, журнал өстәлләре, сандыклар, эш кораллары өчен тартмалар ясыйм. Такталарны үлчәме буенча кисәм, шомартам һәм агачны лак белән эшкәртәм. Бу һәрвакыт натураль һәм матур, − дип ассызыклый ир-ат. - Сабырлык һәм фантазия белән коралланып, табигый материалдан йорт җиһазлары эшләргә мөмкин. Барысын да үзем уйлап табам, һәр эшем уникаль һәм кабатланмас. Интернеттан видеороликлар карыйм, йорт осталарының файдалы киңәшләреннән файдаланам. Әнинең фикерләренә дә колак салам, аңа минем эшләр бик ошый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: