Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Озын гомернең сере – оптимизм һәм юмарт күңеле

    "Менделеевские новости" газетасы тарихына тагын бер истәлекле - 80 нче ел язылды. Юбилей көнендә районканың иҗат коллективы журналистика ветераннары турында искә алды. Миннебикә Сабирҗановна Хәлиуллина - шундыйларның берсе. Күп кенә тыл хезмәтчәннәре белән беррәттән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аңа да юбилей медале тапшырылды. Ветеран шулай ук республика лидеры Рөстәм...

    "Менделеевские новости" газетасы тарихына тагын бер истәлекле - 80 нче ел язылды. Юбилей көнендә районканың иҗат коллективы журналистика ветераннары турында искә алды. Миннебикә Сабирҗановна Хәлиуллина - шундыйларның берсе.
    Күп кенә тыл хезмәтчәннәре белән беррәттән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аңа да юбилей медале тапшырылды. Ветеран шулай ук республика лидеры Рөстәм Миңнехановтан күчтәнәч алды. Республика һәм район җитәкчелегенең, үзе пенсиягә чыкканчы эшләгән предприятие вәкилләренең игътибары һәм ихтирамыннан күңеле тулган миннебикә Сабирҗановна, барысына да рәхмәт белдерү өчен, редакциягә шалтыратты. М.Хәлиуллина безнең өчен тыл ветераны гына түгел, озак еллар газетада эшләгән шәхес тә.
    Миннебикәнең хезмәт биографиясе 1943 елда башлана, ул унъеллыкны яхшы билгеләренә тәмамлый һәм югары уку йортына имтихансыз керү хокукы ала. Әмма бу мөмкинлектән файдалана алмый - әнисен ялгыз калдырасы килми. Абыйлары төрле фронтларда сугыша, әтисе яше һәм авыруы сәбәпле, яуга алынмый. Эшлекле, энергияле кыз комсомолның район комитетына инструктор булып урнаша. Иртәдән кичкә кадәр авыллар буйлап йөри, яшьләр белән культура-масса эшен җайга сала.
    1944 елда абыйсы Галимҗан госпитальдә үлә, аннан соң әтисе озак тормый - йөрәге улын югалтуга түзми. Фронттан авыру булып кайткан икенче абыйсы Миннехан гаиләдәге ир-егетләрдән соң бик озак яшәми.
    Химзаводта Миннебикә булачак ире - комсомол активисты, токарь Хәким белән таныша. Бераздан ул клуб, аннан завод ашханәсе мөдире була, пенсиягә кадәр хлорлы барий җитештерү цехында мастер булып эшли.
    - Ирем белән бергәләп ике ул үстердек, - дип сөйли Миннебикә Сабирҗановна. - Хәзер 10 нчы колониядә инженер булып эшләүче улым Илдус һәм һөнәре буенча укытучы киленем Зөлфия белән яшим. Өлкән улым Галимҗан пенсиядә. 7 декабрьдә миңа 90 яшь тула. Мин бай дәү әни - дүрт оныгым һәм өч оныкчыгым бар.
    Миннебикә Сабирҗановна татар газетасында корреспондент һәм җирле радиотапшырулар редакторы булып эшләгән, иҗат, илһам һәм мәгънәгә бай елларын аеруча шатлык белән искә ала. Һөнәри белеме булмаса да, ул үзе өчен журналистика кагыйдәләрен билгели - объектив, гадел, дөреслек яклы булырга. Гадәти кеше язмышларында социаль проблемаларны, әңгәмәдәшенең яхшы сыйфатларын, аның хыялын, мавыгуларын күрә белә. Миннебикә ханым журналистиканың һәр кеше дә күтәрә алмаслык авыр хезмәт булуын үз җилкәсендә татый. Дөрес, аңа җырдагы кебек: "Газетадагы берничә юл өчен өч тәүлек буена җәяү атларга, өч тәүлек йокламаска" туры килми. Аның очерклары, мәкалә һәм репортажлары геройлары - химиклар, төзүче, сыер савучы, яшелчә үстерүчеләр - кыскасы, гади хезмәт кешеләре.
    - Ул елларда редакция тормышы романтика хисе белән сугарылган, чишмә булып ургый иде, - дип искә ала Миннебикә Сабирҗановна. - Кызганыч, гомер тиз үтте. 37 ел стаж белән өлкән инспектор буларак химзаводның кадрлар бүлегеннән лаеклы ялга киттем.
    2015 ел безнең язмабыз герое өчен икеләтә истәлекле. Газетаның 80 еллыгы - бу район һәм шәһәрнең елларга салынган тарихы. Ә безнең үзенчәлекле Бондюг төбәге өчен - ул әле Татарстанның химия тармагы өлкәсе елъязмасы. Менделеевлыларның берничә буыны белән район газетасы гади булмаган юл үтте. Ул сенсацияләр артыннан кумаучы, елмаю һәм котлау бүләк итүче, укучысы белән бергә кайгыручы һәм искә алучы, аның турында уйлаучы һәм бер һава белән сулаучы, гади хезмәт кешеләренең тормышы, эшләре, проблемаларын дөрес итеп яктыртучы халык газетасы булып кала. Миннебикә Сабирҗановна бу елъязманы булдыруда зур өлеш кертте.
    Безнең рәхмәт сүзләрен һәм соклану хисләрен кабул итсәгез иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: