Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Озын гомерлеләр

Зәйтүнә Имаметдинова: «Хәрәкәттә – тормыш» дип саный Камайда яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен билгеләүче ханым.

– Безнең әни – тынгысыз җан, – ди кызы Гөлнара. – Өй эшләре белән мәшгуль, кәҗәне үзе сава. Хәзер аның мәшәкатьләре артты – туган көненә тавыгы чебиләр чыгарды, аларны тәрбияли.

– Хәрәкәттә – тормыш, – дип раслый юбиляр. Мин гомерем буена туган «Батыр кул» колхозында эшләдем, ике мәртәбә Казанга алдынгылар слётына делегат итеп сайландым.

Гаиләдә алар алты бала үскән, әтиләре сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алынган. «Безнең балаларны сакла», дигән ул тормыш иптәшенә, уллары һәм кызларын башка күрмәячәген тойган шикелле. Тормыш авыр булганда, опека органы вәкилләре аларны приютка урнаштырырга теләгәннәр.

– Ләкин әни безне бирмәде, – дип гомер юлын искә ала Зәйтүнә әби, – көн-төн эшләде, без дә хезмәттә үстек.

З.Имаметдинованың күп санлы Рәхмәт хатлары, медальләре бар. Үзе кебек лаеклы балалар үстергән, оныклары һәм оныкчыклары уңышларына шатлана. Күршедә генә бертуган сеңлесе Роза яши.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм Камай җирлеге башлыгы Инзилә Әһлиева котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев