Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Песәй авылында яшәүче Люция Габиева 90 яшен билгеләде

Ул гомере буена мәктәп ашханәсендә эшләде.

«Ачык йөзле, изге күңелле, һәрвакыт яхшы сүз белән каршы ала», -диде котлау миссиясе белән килгән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева.
Ләйсән Камилевна юбилярга фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, район башлыгы исеменнән открытка, чәчәк бәйләме җылы юрган тапшырды.
Ихлас теләкләргә шулай ук җирлек башлыгы Вилдан Мөхәмәтгалиев кушылды.
Люция Муллахмәтова озак еллар мәктәп ашханәсендә аш-су остасы булып эшләде, җәмгыятькә лаеклы балалар үстерде, алты оныгы һәм 11 оныкчыгы аның зур бәхете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев