Район яшьтәше вәкиле
1631
0
0
Өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Стрелкова 1985 елда - Менделеевск районы оешкан елда туганнар исәбеннән. Аңа 30 яшь, әмма ул тормышта күп нәрсәгә ирешкән. - Гөлназ май аенда туды, ул көнне җепшек кар яуды. Әмма ул безнең шатлыгыбызга комачауламады, - диләр Фәния Рафаиловна һәм Фоат Фәйзрахманович. - Без аны һәм...
Өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Стрелкова 1985 елда - Менделеевск районы оешкан елда туганнар исәбеннән. Аңа 30 яшь, әмма ул тормышта күп нәрсәгә ирешкән.
- Гөлназ май аенда туды, ул көнне җепшек кар яуды. Әмма ул безнең шатлыгыбызга комачауламады, - диләр Фәния Рафаиловна һәм Фоат Фәйзрахманович. - Без аны һәм өлкән кызыбыз Гүзәлне бик яратып, назлап үстердек. Гөлназ яхшы укыды, аралашучан булды. Балалар иҗат үзәгенә педагог Әлфия Талыйпова җитәкләгән театр түгәрәгенә йөрде.
Аннан Алабуга дәүләт педагогия университетының тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлады. Күп яшьтәшләре кебек, бәхет эзләп читкә китә, ләкин Казанда бер ел эшләгәннән соң, туган йортына кайтырга карар кыла, чөнки туган җирендә күбрәк файда китерәчәген аңлый. Мәгариф идарәсенә белгеч булып эшкә урнаша. Биредә булачак ире Вадимны очрата. Хәзер яшь гаилә уллары Василий һәм Богданны тәрбияли.
Балалар иҗат үзәгендә эшләү аның өчен яшәү рәвеше, илһам чыганагына әйләнә. Кыска вакыт эчендә "Триумф" театр коллективы шәһәрдә популярлык казана, балалар анда яратып йөри. Аның шәкертләре - региональ бәйгеләрдә генә түгел, халыкара конкурсларда да җиңүчеләр. Чыгарылыш укучысы Аделина Сперанская быел Санкт-Петербургтагы чит телләр һәм мәдәни хезмәттәшлек иснтитутының театр факультетына Россиянең атказанган режиссёры һәм актеры Сергей Мурзинга укырга кергән.
Гөлназ туганнары белән горурлана. Бабасы Фәйзрахман Шәмсетдинович хатыны Рәйсә Шакировна белән озын һәм бәхетле гомер кичерәләр, өч ул үстерәләр, аларда туган җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр. Ф.Юнысов 1942 елда үзе теләп фронтка китә, Җиңү көненә кадәр хезмәт итә, яралана. Демобилизациядән соң, "Коммуна" театрында киномеханик, Карпов исемендәге химзаводның нефть-селте хуҗалыгында мастер, контактлар цехында аппаратчы булып эшли. Җәмәгать эшендә актив катнаша, ветераннар хорына йөри.
- Бабам, рус халык җырларын оста итеп башкара иде, - дип сөйли Гөлназ. - Әбием башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Инде мәрхүм булсалар да, без аларны истән чыгармыйбыз. Әтиемнең дә тормышы вакыйгаларга бай булды.
Фоат Фәйзрахманович мәктәп тәмамлаганнан соң, Ленинград нефтьчеләр техникумында укый. Юллама белән Сахалинга китә, анда нефть эзләү экспедициясендә бораулау жиһазларын ремонтлау буенча слесарь булып эшли. Армиядән соң Корсаков шәһәрендә "Яңа Ладога" йөзү базасы судносында балык эшкәртүче матрос булып урнаша. Тын Океан, Охота диңгезен иңгә-буйга йөзә.
Әтисе чакыруы буенча өенә кайта. "Улым, туган җиреңне, заводны ташлама", - дип үтенде, - дип искә ала Фоат Юнысов.
Озак еллар химия заводында эшли, мастер, газ службасы начальнигы, аннан Менделеевск җылылык челтәрендә инспекция начальнигы була.
- Билгеле инде әнием минем өчен һәрвакыт балкыган кояш булды, аның белән җылы һәм якты, - дип өсти язмабыз герое.
Юнысовлар үз үрнәкләрендә эштән курыкмаган һәр кеше уңышка ирешергә мөмкин булуын раслыйлар. Менделеевск өчен шундыйлар таяныч булып тора да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 апрель 2021 - 15:41Шумный күперендә боз вату эшләре алып барыла Район территориясендә язгы ташуга әзерлек турында ТР МЧС район бүлеге начальнигы Айдар Әхмәдуллин муниципалитетта узган эшлекле киңәшмәдә сөйләде.6800
-
8 апрель 2021 - 15:39Мини-футбол буенча Беренчелек узды 5-7 апрель көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә гомумбелем мәктәпләре укучылары-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Беренчелек узды.6700
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.8900
-
8 апрель 2021 - 13:04«АЙДАвМЕДИА» журналистлык һәм блогерлык мәктәбенең 11 чыгарылышы уку курсларын тәмамлау турында сертификат алды Балалар 2020 елның декабреннән быелның мартына кадәр журналистлыкка һәм блогерлыкка укыдылар, грамоталы сөйләшергә һәм газета өчен текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә, кадрда үзеңне ничек тотарга һәм әңгәмә алып барырга өйрәнделәр.8300
-
8 апрель 2021 - 13:02Безнең байлык – халыклар дуслыгы Районда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.7700
-
8 апрель 2021 - 11:3513 апрельдә Рамазан ае башлана Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Рамазан аенда тәравих намазының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып укылачагын әйтте.7400
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
-
7 апрель 2021 - 13:50Үзәк район хастаханәсе һәм «Шифалы су-Ижминводы» санаторие хезмәткәрләре халык иҗаты фестивалендә катнаштылар Концерт санаторийда узды һәм медицина хезмәткәрләре арасында талантларның күп булуын ачыклады.8100
-
8 апрель 2021 - 11:37Менделеевлылар актив рәвештә коронавирустан прививка ясаталарМассакүләм вакцинациягә башкарма комитетның Үзәкләштерелгән бухгалтерия баш хисапчысы Луиза Горячева кушылды.7700
-
5 апрель 2021 - 15:45«Шаян»ның юбилеена илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килдеРайонда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.8800
-
5 апрель 2021 - 15:47Илнәттә хезмәт ветераны Ирина Абрамова 90 яшен билгеләде Ирина Егоровна гомере буена колхозда сыер савучы булып эшләгән. Лаеклы хезмәте өчен ул Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.12000
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.8900
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84