Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Сәүдә хезмәтенә багышланган гомер

Вера Григорьевна Сазонова 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озак еллар намуслы хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән. Бу ачык күңелле ханымны шәһәрдә күпләр белә. Ул озак еллар гастрономда, аннан яшелчә кибетендә эшләде. Язмабыз герое күпбалалы гаиләдә туа. Әтисе Григорий Казаков ОРС складында эшли. Вераның балачагы җиңел булмый. 50...

Вера Григорьевна Сазонова 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озак еллар намуслы хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән.
Бу ачык күңелле ханымны шәһәрдә күпләр белә. Ул озак еллар гастрономда, аннан яшелчә кибетендә эшләде. Язмабыз герое күпбалалы гаиләдә туа. Әтисе Григорий Казаков ОРС складында эшли. Вераның балачагы җиңел булмый. 50 нче елларда ипигә чиратны кичтән алалар. Вера сөйләвенчә, апасы Аня икмәк сатып алу өчен хәтта дәресләрен калдыра. Үз хуҗалыклары ярдәмгә килә - әти-әнисе йорт хайваннары асрый.
Кызга кечкенәдән сатучы һөнәре ошый. Иптәшләре белән уйнаганда, һәрвакыт кирпеч һәм тактадан корыштырган "киштә" артында торуы хәтерендә калган. Мәктәптән соң Әлмәт һөнәри сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, туган шәһәренә кайта һәм гастрономда эшли башлый. Шунда булачак ире Петрны очрата, 44 ел бергә яшиләр, кызлары Еленаны тәрбияләгәннәр.
1982 елда В.Сазонованы яшелчә кибете директоры итеп билгелиләр. Коллектив яхшы хезмәт күрсәтүе белән аерыла, соцярышларда җиңүче була, кибетчеләр һәр сатып алучыны ачык йөз һәм елмаю белән каршы алалар. Тиз бозыла торган товарны сату һәм план үтәү өчен якын-тирә авылларга еш кына сәүдә белән чыгалар.
В.Сазонованың портреты озак еллар ОРСның Мактау тактасын бизи.
- Мин һөнәрем белән һәрвакыт горурландым һәм аны сайлавыма үкенмәдем. Сатучы хезмәте җиңел түгел, ләкин коллегаларым беркайчан да зарланмады, вакытларын кызганмый эшләделәр, - ди Вера Григорьевна, - Люция Шияпова, Зөһрә Колобанова, Мөслимә Углова, Любовь Карнаухова, Флорида Вәлиеваны рәхмәт сүзләре белән искә алып.
- Әнием үз эшен бик яратты, хезмәттәшләре һәм сатып алучылар аңа ихтирамлы мөнәсәбәттә булдылар, - дип өсти кызы Елена.
Пенсиягә чыккач та, җиде ел "Аккош" кибетендә эшли.
Хәзер язмабыз герое лаеклы ялда. Яраткан эше - бакча кишәрлегендә яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Кызы Елена, кияве Игорь һәм оныгы Вероника аның өчен бәхет чыганагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Сазонова Вера