Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Шәһәрдәшләребез Әхмәтҗановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләде

Гаилә тарихы дусларының туган көнендә, бер күрүдә кабынган мәхәббәтән башлана. Әхмәтҗановлар гомерләре буена Л.Я.Карпов исемендәге химзаводта намуслы эшлиләр. Рәшит Миннихановичның гомум эш стажы 43 ел, Раиса Петровнаның – 36 .

Алар тигезлектә һәм мәхәббәттә кызлары Оксананы тәрбиялиләр, өч онык үстерергә ярдәм итәләр. Әлеге күркәм пар никах теркәлгән чорны күз алларына китерделәр һәм алар өчен мәхәббәт вальсы игълан ителде.

Истәлекле вакыйга уңаеннан ЗАГС бүлегенә туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килде. Бергә яшәүнең алтын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева котлады.

– Һәр гаиләгә озак һәм бәхетле гомер итәргә язсын, – диләр Әхмәтҗановлар. – Безнең 50 ел бер мизгел кебек узды, шатлык-кайгылар да булды, билгеле, барысын да бергә уздык. Бергә яшәүнең сере шунда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев