Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Сокланырлык тормыш юлы

Хезмәт һәм химзавод ветераны, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган химигы, Бөтенсоюз социалистик ярышларының берничә мәртәбә җиңүчесе, безнең газетага даими язылучы Евгения Радыгина күркәм юбилеен билгеләде.

Химиклар династиясеннән

Л.Карпов исемендәге химзавод династияләре, данлыклы хезмәткәрләре белән бай һәм аларны дәрәҗәләренә карамыйча бәяли белә.  Һәм төп үлчәм – намуслы хезмәт, аның буенча – хөрмәтләү һәм бүләкләү. Евгения Радыгина гаилә традицияләрен дәвам итүче. Предприятиедә аның әтисе эшләгән, озак еллар апасы аппаратчы булган. Икенче мәктәпне тәмамлап ул 1968 елда гипосульфит җитештерү цехына эшкә килә. Башкалар кебек, фасовкалау станогыннан башлый һәм кристаллаштыру аппаратчысы вазифасын үзләштерә, соңрак аны өлкән аппаратчы итеп билгелиләр. Шулай итеп 30 ел дәвамында Евгения Дмитриевна өчен завод гудогы яңгырый.

Хезмәт күрсәтү зонасын киңәйтеп

Коллегалары сүзләренчә, Е.Радыгина кеше сокланырлык итеп эшли. 70-80 - еллардагы нормативларны яхшы үтәп кенә калмый, башкаларны да үзенең энтузиазмы һәм энергиясе белән рухландыра. 1985 елда сульфит цехында хуҗалык исәбе кертү мәсьәләсе хәл ителгәндә, иң яхшыларның һөнәри белемнәрен башка аппаратчылар да үзләштерсен өчен, алдынгы тәҗрибә мәктәбе оештырыла. Бу дәресне алып бару Евгения Дмитриевнага йөкләнә. Аны очраклы сайламыйлар. Егерме еллык стажы булган аппаратчы, заводта беренчеләрдән булып техникага хезмәт күрсәтү зонасын киңәйтүче Радыгина үз осталыгының серләрен башкалар белән уртаклаш, билгеле. Аның характеры – чакма ташы була. Бер эшкә алынса, үзенекен эшләмичә туктамый. Шулай булды да. Алдынгыларның тәҗрибә мәктәбе эшчәнлеге нәтиҗәсендә тиздән цехның 16 химигы  хезмәт күрсәтү зонасын киңәйтте. Е.Радыгина һәм аның дуслары химзаводның 600 эшчесен иярттеләр. Бу ел бурычларын вакытыннан алда үтәү, 1,5 миллион сумнан артык өстәмә продукция җитештерү, аның үзкыйммәтен киметү мөмкинлеген бирде. Алдынгы аппаратчының хезмәт уңышлары ул вакытта «Октябрь байрагы» район газетасының бүлек мөдире, безнең коллега Владимир Леонтьев ярдәме белән яктыртылды, ул аны 1966 елдан башлап яздыра.

Хезмәтенә карап хөрмәте

Евгения Радыгина бар тырышлыгын биреп эшләгән химикларның берсе, яртылаш кына хезмәт куярга күнекмәгән ул. 1986 елда аппаратчы «ТАССР атказанган химигы» исемен яулый, ә бер елдан аның кандидатурасы СССР Дәүләт премиясен яклауга тәкъдим ителә. Евгения Дмитриевнаның бүләкләүләр копилкасында «Бөтенсоюз социалистик ярышлары» почётлы билгесе, «Хезмәт ветераны» медале,  Почёт тактасындагы фотосурәтләр, мактау дипломнары, химзавод министрлыгы ведомствосы һәм җитәкчелек грамоталары саклана. Заводлылар чын мәгънәсендә тыйнак коллегалары белән горурланалар, чөнки ул бервакытта  да йөзгә кызыллык китерми һәм һәркемгә ярдәм кулы суза.

Гаилә – язмыш бүләге

Кешенең тормышны һәм кешеләрне яратуы искиткеч. Еллар узгач, яшәү дәвамында зирәклек туплагач, хатын-кызның җылылык һәм уңайлык утраучыгы булырга тиешлеге турында яхшырак аңлыйсың. Бу гаилә, билгеле.

Үзенең мәхәббәте булган тормыш иптәше Николай Евгеньевичны, ул аңарда коллегасын һәм гаилә бәхетен таба, химзавод цехында очрата. Аларның гаиләсе ике бала, оныклар һәм оныкчыклар белән тулыландырыла. Евгения Дмитриевнаның, аның зур һәм тату гаилә командасының яраткан шөгыльләре – җәен бакчачылык, яшелчә һәм чәчәкләр үстерү, кышын – актив яшәү рәвеше алып бару, прогулка, оныклар һәм оныкчыклары янында булу. Үз гаиләсендә иң кадерле кеше булу белән бергә безнең язмабыз герое ачык йөзле, аралашучан, изге күңелле. 70 яше тулган көнне, гадәттәгечә, Фомин урамындагы туган йортына аның туганнары, дуслары җыелды. Яраткан әни һәм әбиләренә җылы сүзләрне якыннары юлладылар. Чараларда актив катнашучы күршесен «Карповчы» ТИС рәисе, язманың инициаторы Гөлсинә Заһретдинова котлады.

Юбиляр өчен завод гудогы соңгы мәртәбә  яңгырауга озак еллар узды. Ләкин химзавод, аның кешеләре, предприятие хәбәрләре әле һаман да заводлыны кызыксындыра, күңеленә канат куя, күңелле хатирәләрен яңарта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев