Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Сугыш чоры балаларын сынаулар сындырмады

Бөек Җиңү юбилее алдыннан дәһшәтле еллар михнәтләрен кичергән сугыш чоры балалары буыныннан менделеевлылар язмышы турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Химзавод һәм хезмәт ветераны Вәсимә Вәлиева - шундыйлар исәбеннән. Сугыш алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Химзаводта эшләүче әтисе яше һәм һөнәре буенча "бронь" ала. Ә аның апасы разведротада хезмәт итә. - Әтием...

Бөек Җиңү юбилее алдыннан дәһшәтле еллар михнәтләрен кичергән сугыш чоры балалары буыныннан менделеевлылар язмышы турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Химзавод һәм хезмәт ветераны Вәсимә Вәлиева - шундыйлар исәбеннән.

Сугыш алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Химзаводта эшләүче әтисе яше һәм һөнәре буенча "бронь" ала. Ә аның апасы разведротада хезмәт итә.
- Әтием Кашафетдин - беренче стахановчы, 1925 елда күкертле пар цехына урнаша, аннан хлорлы барий җитештерү цехында катнашма ваклаучы булып эшли, сульфат тозлары цехыннан лаеклы ялга китә, - дип искә ала Вәсимә апа. - Документларын кадерләп саклыйм. Хезмәт кенәгәсендә бүләкләнүе турында язмалары бихисап.
1943 елда җитештерү алдынгысы буларак ВЦСП һәм Химпромның халык комитеты тарафыннан премия белән бүләкләнә. Сугыштан соң "1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медаленә лаек була, химия промышленносте өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен - Ленин орденына. Вәлиевлар гаиләсендә биш бала үсә, Вәсимә - өченчесе. Балалар бакчасында няня булып эшләүче әнисе Кәшифә һәм әтисе балаларын бик яраталар, алар мохтаҗлыкны тоймасын өчен, бөтен көчләрен куялар.
- Әтиебез 1956 елда вафат булды, әни аннан соң 30 ел яшәде, - ди Вәсимә Кашафетдиновна. - Бу гаиләбездәге соңгы югалтулар түгел. Каты авырудан абыем һәм апамның гомерләре вакытсыз өзелде.
Абыйлары Рафаэль һәм Равил - химзавод ветераннары, Вәлиевлар династиясен дәвам итүчеләр. Вәсимә апаның да бу һөнәргә турыдан-туры катнашы бар. Кырык өч ел буена бер сукмак буйлап ул реактив тозлар җитештерү цехына ашыга. Аппаратчы һөнәрен яратуы, нечкәлекләренә кадәр белүе рационализаторлык тәкъдимнәрендә чагыла. Хезмәт ветеранының казанышлары район һәм химзавод җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, премияләр, истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелә. Пенсиягә чыкканнан соң да, тынгы белмәс ханым ун ел район хакимиятендә курьер булып эшли.
Вәсимә Кашафетдиновна - безнең даими укучыбыз. Һәр җомгада ул газетаны ала һәм фойеда ук укырга керешә. Районда булган вакыйгалар белән шулай кызыксына ул. Күңеле күтәренке, концерт, очрашуларга йөри. Чөнки кечкенәдән аның яшәү девизы шундый: беркайчан да бирешмәскә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары сугыш чоры балалары

2
X