Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз»

95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Бүген, 18 гыйнварда, хөрмәтле шәһәрдәшебезгә 95 яшь тулды. Көн дәвамында Бөек Ватан сугышы ветераны балаларыннан, оныкларыннан, туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул итә. Юбилярның кунаклары арасында – башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева, районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина. Алар ветеранга РФ Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлау открыткалары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, тән саулыгы, имин тормыш теләделәр.

– Җылы сүзләрегез һәм изге теләкләрегез өчен рәхмәт, – ди ветеран. – Дөньяда тынычлыктан да кадерле бер нәрсә дә юк. Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз, – дип яшь буынга мөрәҗәгать итте Билал Җәләлович.

Билал Вәлиев армиягә хезмәт итүгә җиде ел гомерен бирә, шуларның ике елын Бөек Ватан сугышындагы Белоруссия фронты составында. Төз атучы-автоматчы Вәлиев сугыш беткәнчегә кадәр Минскида, Борисовода, Оршада, Брестта тылда була. Беренче мәртәбә немецлар белән Минскида якыннан очраша, бомбалар яуган вакытка туры килә. Ул зур югалтуларны кичерә. Тормыш юлында бик күп авырлыкларга очраса да, Б.Вәлиев әле һаман да аралашучан, көр күңелле һәм кунакчыл. Ул гасырлык чиген узарга хыяллана. Котлауларга кушылабыз һәм Билал Җәләловичка ныклы саулык, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев