Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Татар Тәкәше авылында тормыш итүче Кәшбиевлар бриллиант туйларын билгеләделәр

Флюра Ахкиамовна белән Мирсәит Кәшбиевич 60 ел кулга кул тотынып тормыш юлы буйлап атлыйлар.

 «Бәзәкә авыл советында язылыштык, аннан иптәшем мине законлы хатыны буларак тарантаска утыртып алып кайтты, — дип сөйли Ф. Кәшбиева. — Икебез дә сугыш елы балалары, кече яшьтән авылда эшләп үстек, уртак тормышта да йорт эшләрен тигез бүлеп эшләдек. Безнең үрнәкне күреп кызыбыз Нурия һәм улыбыз Илшат үстеләр».


«Мондый гаиләләр районыбыз горурлыгы, — дип мөрәҗәгать итте юбилярларга Башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый эшләр буенча урынбасары Константин Макаров, — Бу еллар барышында сез идеаль гаилә, әти-әни һәм ир белән хатын, әби-бабай булдыгыз һәм әлеге исемле алга таба да тулылануын телим».
Хезмәт ветераннары истәлекләре белән бүлештеләр, балалары һәм оныкларының уңышлары белән бүлештеләр.


«Әти-әниебез исән-имин булуы белән бәхетлебез, тәрәзәдә ут яктысы, өйдә бәлешнең тәмле исе аңкый, — ди балалары. — Кадерлеләребез, кайгыртуыгыз һәм йөрәк җылыгыз өчен рәхмәт.».
Котлауларга ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева һәм Бәзәкә авылы җирлеге рәисе Илмир Кәшәфетдинов кушылдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев