Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Тойма авылында яшәүче Гөлсәрия Абзалова 90 яшен билгеләде

Ветеран гомере буена туган хуҗалыгында эшләде.

«Сугыш безне иртә өлкәнәйтте, — дип сөйли Гөлсәрия Галиәхмәтовна. — Өлкәннәр белән беррәттән кырда эшләдек, җир сөрергә дә туры килде. Сабан авыр булгач җиргә егыла идем, торып басып кабат атладым. Атларны фронтка алдылар, үгезләр белән җир сөрдек, алар да безнең кебек, ачлыктан аякларында көчкә генә басып тордылар».

Г. Абзалова имин тормыш өчен Аллаһка рәхмәт укый. Аның сабырлыгы, изге күңелле булуы, конфликтларга кермәве озын гомерле булуының сәбәбе, дип ышанам.
«Безнең әни һәм әби игелекле, мөлаем һәм ярдәмчел», — диләр өч баласы, ун оныгы һәм сигез оныкчыгы.

Юбиляр янында котлау миссиясе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева һәм Яңабирде җирлеге башлыгы Евгений Никифоров булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев