Тылсымлы моң дөньясында
1286
0
0
Күпкырлы талант иясе, тәҗрибәле педагог Эльмира Сабирҗанова шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен һәм балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт эшчәнлегенең 20 еллыгын билгеләде. - Минем бар яшәешем музыка белән бәйләнгән, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Җиде ел шәһәрнең сәнгать мәктәбендә, аннан Смоленскида музыка-педагогика училищесында, соңрак Казан педагогия институтының музыка...
Күпкырлы талант иясе, тәҗрибәле педагог Эльмира Сабирҗанова шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен һәм балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт эшчәнлегенең 20 еллыгын билгеләде.
- Минем бар яшәешем музыка белән бәйләнгән, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Җиде ел шәһәрнең сәнгать мәктәбендә, аннан Смоленскида музыка-педагогика училищесында, соңрак Казан педагогия институтының музыка факультетында сәнгати белем үзләштердем, - дип сөйли Эльмира Дамировна. - Беренче һөнәри эшчәнлегем шәһәрнең 1 һәм 13 нче балалар бакчаларында музыка җитәкчесе буларак башланды. Сигез ел дәвамында нәниләрне җыр-биюгә, музыканы аңлый белергә, сәхнәдә чыгыш ясау серләренә өйрәттем.
Юбилярның сәнгать мәктәбендә ике дистә елы күз ачып йомганчы узган. Көн артыннан көн, атналар, еллар... Дәресләр, репетицияләр, концертлар, укучыларының иҗат уңышлары.
- Илһам - күңел халәтенең канатланган чагы. Тормышымда яшәргә, эшләргә көч һәм иҗади дәрт, күтәренкелек бирүчеләр - музыка, табигать, картиналар, гаиләм, сөекле балаларым: кызым һәм улым, әлбәттә инде, яраткан укучыларым, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем.
"Минем укучыларым, минем кызларым!" Укытучы әйткән шушы сүзләр тирән мәгънәгә ия. Якташыбыз шәкертләре турында сәгатьләр буена сөйли ала, аларны үз балаларыдай якын күрә, җырчы булырга телиме ул, музыкантмы, - һәркайсының талантын, сәләтен камилләштерүдә көчен дә, вакытын да кызганмый. Аның классында укучылар рояльдә моңлы көйләр уйнаганда тавыш нечкәлекләрен күңел аша тоемларга өйрәнәләр. Фортепиано бүлеге шәкертләре ялгыз яисә ансамбль белән чыгыш ясарга гына түгел, башка уен коралында һәм җырлаучыга кушылып рояльдә уйнарга да сәләтлеләр.
Эльмира Дамировна тормыш иптәше Камил Закирович - доцент, Яр Чаллының КФУ филиалында белем бирүче - белән ике бала үстерә, Лилия һәм Искәндәр - 1 нче мәктәп шәкертләре, Лилия берүк вакытта БСМнең сәнгать бүлегендә белем ала, дүрт ел музыка классында укый.
- Музыка - яраткан шөгылем. Сәнгатькә мәхәббәт әнием Флора Гарифовнадан күчкән дип саныйм. Ул матур җырлый иде, кызганыч, бик иртә гүр иясе булды, - ди Эльмира ханым. - Минем теләгем: укучыларым моңны, уен коралларын яратсыннар.
Күркәм юбилее уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә Эльмира Сабирҗанова укучыларының "Илһам телим" отчет концерты булды. Анда район мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, сәнгать мәктәбе директоры Наилә Ювакаева, хезмәттәшләре, укучыларның ата-аналары, гаиләсе, туганнары, дуслары һәм күпсанлы тамашачыларның җылы тәбрикләү сүзләре укучыларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. Концертны Эльмира Дамировна һәм аның хезмәттәшләре белән башкарган йөрәк түренә үтеп керерлек романслар, аһәңле көйләр бизәде. Тирән эчтәлекле җырлардан тамашачының күзләре яшьләнде.
- Тылсымлы музыка дөньясында иҗат итәргә, сәнгать өлкәсендә яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, - дип белдерделәр хезмәттәшләре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 апрель 2021 - 15:41Шумный күперендә боз вату эшләре алып барыла Район территориясендә язгы ташуга әзерлек турында ТР МЧС район бүлеге начальнигы Айдар Әхмәдуллин муниципалитетта узган эшлекле киңәшмәдә сөйләде.6800
-
8 апрель 2021 - 15:39Мини-футбол буенча Беренчелек узды 5-7 апрель көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә гомумбелем мәктәпләре укучылары-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Беренчелек узды.6800
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.8900
-
8 апрель 2021 - 13:04«АЙДАвМЕДИА» журналистлык һәм блогерлык мәктәбенең 11 чыгарылышы уку курсларын тәмамлау турында сертификат алды Балалар 2020 елның декабреннән быелның мартына кадәр журналистлыкка һәм блогерлыкка укыдылар, грамоталы сөйләшергә һәм газета өчен текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә, кадрда үзеңне ничек тотарга һәм әңгәмә алып барырга өйрәнделәр.8300
-
8 апрель 2021 - 13:02Безнең байлык – халыклар дуслыгы Районда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.7700
-
8 апрель 2021 - 11:3513 апрельдә Рамазан ае башлана Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быел Рамазан аенда тәравих намазының санитар-эпидемиологик вазгыятьне күз уңында тотып укылачагын әйтте.7500
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10800
-
7 апрель 2021 - 13:50Үзәк район хастаханәсе һәм «Шифалы су-Ижминводы» санаторие хезмәткәрләре халык иҗаты фестивалендә катнаштылар Концерт санаторийда узды һәм медицина хезмәткәрләре арасында талантларның күп булуын ачыклады.8100
-
8 апрель 2021 - 11:37Менделеевлылар актив рәвештә коронавирустан прививка ясаталарМассакүләм вакцинациягә башкарма комитетның Үзәкләштерелгән бухгалтерия баш хисапчысы Луиза Горячева кушылды.7700
-
5 апрель 2021 - 15:45«Шаян»ның юбилеена илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килдеРайонда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.8800
-
5 апрель 2021 - 15:47Илнәттә хезмәт ветераны Ирина Абрамова 90 яшен билгеләде Ирина Егоровна гомере буена колхозда сыер савучы булып эшләгән. Лаеклы хезмәте өчен ул Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.12000
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10800
-
8 апрель 2021 - 13:05Авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзерме? Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек торышын тикшерде.8900
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84