Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

ТЫЛ ХЕЗМӘТЧӘНЕ ГАЛИНА БАРАНОВАГА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ

Хезмәт сөючән һәм кул эшләре остасы Галина Баранова 90 яшен билгеләде.

Тыл хезмәтчәнен юбилее белән хакимият, «Посёлок» ТИС вәкилләре, балалары һәм күршеләре котладылар. Кунакчыл Галина Афанасьевна һәркемне ачык йөз белән каршылады һәм изге теләкләр, бүләкләр кабул итте.

Галина Баранова җиңел булмаган тормыш юлы узган. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән. Шулай булуга карамастан Галина Афанасьевна үзен бәхетле, тормыш сөючән дип саный. Чөнки ул балалары, оныклары, дуслары һәм күршеләренең игътибарын һәм ихтирамын тоеп яши. Галину Баранованы истәлекле көне белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Айдар Сәфәргалин, «Посёлок» ТИС рәисе Екатерина Кузнецова котладылар. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путин открыткасын һәм район башлыгы Валерий Чершинцевтан бүләк тапшырдылар, юбилярга ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләделәр. Тыл хезмәтчәне Галина Баранова туган көнен саулыкта һәм яхшы кәеф белән каршылады. Ул кул эшләре остасы, киң күңелле һәм мөләем. Галина Афанасьевна җылы һәм матур оекбашлар бәйли. Килгән кунаклар артыннан ул “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләргә үзе бәйләгән әйберләрне бүләк итеп җибәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев