Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Уен эш түгел – менделеевлы кинога төшә

Танылган актерлар белән ничек бер кино төшерү мәйданчыгына эләгергә? Популяр җырчылар белән ничек фотога төшәргә? Бу турыда актер, булачак юрист һәм үзенчәлекле шәхес Роман Прохоров сөйләячәк. - Рома, үзең белән таныштырып кит әле. - Миңа 22 яшь, читтән торып Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында укыйм, Чаллыда кою заводында хезмәт куям....

Танылган актерлар белән ничек бер кино төшерү мәйданчыгына эләгергә? Популяр җырчылар белән ничек фотога төшәргә? Бу турыда актер, булачак юрист һәм үзенчәлекле шәхес Роман Прохоров сөйләячәк.

- Рома, үзең белән таныштырып кит әле.
- Миңа 22 яшь, читтән торып Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында укыйм, Чаллыда кою заводында хезмәт куям. Мәскәүгә сессиягә килгәч, майдан сентябрьгә кадәр "Макдоналдс"та өстәмә акча эшләдем.
- Массалы кинога төшүгә ничек эләктең?
- ВДНХда йөргәндә "МосГаз" телесериалын төшерүләрен күрдем. Сценарийчы белән сөйләшкәч, "Массовки.ру" сайты турында белдем. Анда теркәлдем һәм бераздан чакыру алдым. Массалы сәхнә күренешләре бригадиры мине төшерү төркеме җыелган мәйданчыкка озатты. Смена гадәттә 12 сәгатькә сузыла.
- Нинди телевизион проектларда катнаштың?
- Массовкаларда мәскәүлеләрнең 10 проценттан артыгы катнаша, бу алар өчен өстәмә акча эшләү мөмкинлеге. Мин "Россия-2" телеканалы буенча "Сломанные судьбы" фильмында, "ТНТ"да күрсәтеләчәк "Филфак" сериалында, "Выжить после" фильмында, "Такое кино", "Говорим и показываем", "Модный приговор" программаларында күренеп алдым. Шулай ук "Молодежка" сериалын төшерүдә катнаштым, анда җәй дәвамында диярлек массовка таләп ителде. Бер-ике тапкыр хоккейга да җәлеп ителдем, "Медведи" һәм "Титан" хоккей клублары фанатларын, урамнан узып баручы күренешләрен төшерделәр.

- Чынлыкта "Молодежка" актерлары нинди?
- Андрей Кисляков ролендәге Влад Канопка шундый ук шаян, шук. Юрий Романенконы уйнаучы Сергей Комаров изге күңелле, шаяртырга ярата. Иван Муллин - Антипов белән кино төшерү мәйданчыгында берничә тапкыр очраштык, урамда мине күргәч, күптәнге танышын очраткандай, килеп күреште.
- Актер һәм бодибилдер, "Пицца" төркеме солисты Александр Невский белән фото каян барлыкка килде?
- Бик күп башка актерлар кебек үк, Невский белән Мәскәү урамында очраклы гына очраштым. Аның белән фотога төшү мөмкинлеге тууга шатландым. Шулай ук Федор Бондарчукның улы Серега, Андрей Макаревичның улы Ваня белән танышырга өлгердем. Алар гади, аралашучан, позитив.
"Пицца" төркеме Россия студентлары парадында Поклонная тавында чыгыш ясады. Концерттан соң Сергей Приказчиков белән дә фотога төшә алдым, ул рәхәтләнеп ризалашты. Миңа аның ялгызлыкта тыңлана торган "Мир", "Париж", "Вторник" җырлары ошый.
- Рома, күпләр синең кебек үк йолдызлар белән телеэкранга эләгү турында хыялланадыр. Аларга нинди киңәшләр бирер идең?
- Әгәр кемдер озак вакытка Мәскәүгә барырга җыенган икән, "Массовки.ру" сайтында теләсә кайсы проектка заявка калдырыгыз. Кем белә, бәлки сезгә дә шалтыратырлар. Үз максатыңа һәрвакыт омтылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Роман Прохоров