Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Өй артында шомыртым бар

Шәһәрдәшебез тыл ветераны Раздалия Мулланурова күптән түгел 85 яшьлек юбилеен билгеләде. - Бабабыз Кашафетдинне "Кашап баш" дип йөртәләр иде. Аның нәселе зиһенлелеге һәм уңганлыгы белән Тойма авылында үрнәк гаиләләрнең берсе булды. Ул Тойма елгасы ярында агачлар, куаклар утыртты. Алмагач, карлыган, шомырт һәм башкалар авылга ямь биреп кенә калмады, мул уңыш...

Шәһәрдәшебез тыл ветераны Раздалия Мулланурова күптән түгел 85 яшьлек юбилеен билгеләде.

- Бабабыз Кашафетдинне "Кашап баш" дип йөртәләр иде. Аның нәселе зиһенлелеге һәм уңганлыгы белән Тойма авылында үрнәк гаиләләрнең берсе булды. Ул Тойма елгасы ярында агачлар, куаклар утыртты. Алмагач, карлыган, шомырт һәм башкалар авылга ямь биреп кенә калмады, мул уңыш белән дә куандырды. Сабантуй мәйданы янында бабам үстергән тупыллар ерактан ук сәлам бирә кебек, - ди әңгәмәдәшем Раздалия апа.- Тоймада биш балалы гаиләдә тудым. Әтием Миңнемөхәммәтне фронтка алганда кече туганыма нибары алты ай иде. Әти Суслангерга эләкте, исеме республиканың "Хәтер" китабына кертелгән. Әниебез Хәтимә безне үстереп кеше итәр өчен көн-төн эшләде. Исемдә, җиде сыйныфны тәмамлагач китапханә техникумына укырга керү нияте белән Казанга барасы пароходка утырдык. Ләкин ул сай урынга эләгеп тоткарланды, документларны тапшырырга соңга калдык. Ижевскига төзелешкә эшкә урнаштым. Ул вакытта миңа нибары 17 яшь иде. Анда измә, кирпеч ташу бик авыр булды, җитмәсә, кием дә юк диярлек.
Раздалия ханымның яхшы хәтерле булуына сокландым. Ул гомеренең һәр мизгелен сәгатьләр буена сөйли ала.
- Туган якка кайткач Ижёвкада "Шифалы су" заводында эшләдем. Свердловскига кунакка баргач, Германиядә хезмәт итеп кайткан авылдашым Мөхәммәтнур тәкъдим ясап, мине үзе белән Чиләбегә алып китте. Аның белән гаилә корып ике кыз - Рушания һәм Гүзәлияне үстердек. Тормыш иптәшем 27 ел шахтада хезмтә куйды. 60 ел тату яшәдек. Аның бакыйлыкка күчүенә ике ел, һаман да юксынсынам, сагынам үзен, - дип дәвам итә юбиляр.
Р.Мулланурова Чиләбедә ун ел хәрбиләшерелгән сак начальнигы булып эшли, моннан тыш сыра заводына да хезмәт куя, гомуми эш стажы -35 ел.
Муллануровларның Менделеевскига кайтып төпләнүләренә 27 ел, җәйне Тойма авылында табигать кочагында үткәрәләр. Матур гына яшәгәндә, дүрт ел элек егылып Раздалия апаның сул аягы сына. Озакка сузылган хастаханә юллары, дәваланулар бүгенге көндә аңа инвалид коляскасына тотынып йөри алу мөмкинлеге бирә. Бәхеткә, бергә яшәүче кызы Гүзәлия һәрвакыт аның янәшәсендә, әнисен өрмәгән җиргә дә утыртмый, кадерләп, һәр гозерен үтәп тора. Шулай ук дүрт оныгы, сигез оныкчыгы да еш кайталар.
Әниле-кызлы Раздалия һәм Гүзәлиянең уртаклыклары күп. Раздалия апа (әби дияргә үз яшен бирмәссең), сарык йонын эрләп, аларны төрле төсләргә манып кибетнекенә биргесез матур, зур келәмнәр, кәҗә йоныннан мамык һәм ап-ак, оренбург шәлләрен, оекбашлар бәйләсә, кызы эләктергеч, бәйләм энәләре белән кул эшләренә оста. Алар икесе дә матур җырлыйлар: беренчесе үзешчән сәнгатьтә сәхнә осталыгы белән танылса, икенчесе С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Былина" ансамбленә йөргән. Муллануровларның аш-су осталыгында тиңнәр юк.
Саубуллашканда, күңелгә илһам биреп, Раздалия апа көр тавышы белән моңлы итеп татар халык җырын башкарды, аңа сөекле кызы да кушылды:
"Өй артында шомыртым бар
Чәчәккә күмеләчәк.
Чәчәк аткан шомырт кебек
Булсын безнең киләчәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев