Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Яхшы сыйфат өчен

    "Карпов исемендәге химия заводы" акционерлык җәмгыяте, продукциясе берьюлы алты абруйлы бүләккә ия булып, Россия һәм Татарстанның иң яхшы товарлары исемлегенә керде. ОПЦның ингибитор һәм биоцидлары "Татарстан Республикасының иң яхшы товары һәм хезмәт күрсәтүе-2015" бәйгесенең лауреат һәм беренче дәрәҗә дипломнары һәм "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" бәйгесе дипломына лаек булды. Моннан...

    "Карпов исемендәге химия заводы" акционерлык җәмгыяте, продукциясе берьюлы алты абруйлы бүләккә ия булып, Россия һәм Татарстанның иң яхшы товарлары исемлегенә керде.
    ОПЦның ингибитор һәм биоцидлары "Татарстан Республикасының иң яхшы товары һәм хезмәт күрсәтүе-2015" бәйгесенең лауреат һәм беренче дәрәҗә дипломнары һәм "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" бәйгесе дипломына лаек булды. Моннан тыш, ике төркем реагентлар "Новинка" дипломнары белән бүләкләнде. Уңыш - завод коллективы һәм технология эшләүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе.
    Конкурс комиссиясе өстәмә бүләкләү турында карар кабул итте. КДИ һәм ОПЦ производстволары коррозия цехлары ингибиторларының участок начальнигы Сәрия Глебова "Сыйфат отличнигы" мактаулы билгесенә лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: