Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Якташыбыз Валерий Шәймәрдәнов 70 яшен билгеләде

Валерий Шәймәрдәнов зур булмаган Мари Тәкәше авылында туа.

Армия хезмәтен Саратов далаларында яшерен объектларны саклап үткәрә. Валерий Чебоксардагы махсус милиция мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач хезмәт юлын район эчке эшләр бүлегендә участковый буларак башлый. Белемгә омтылуы Валерий Шамиловичны Казандагы РФ ЭЭМ Мәскәү академиясенә китерә. Валерий Шәймәрданов җинаятьләрне эзләү инспекторы була, 1984 елдан – ЭЭМ бүлек начальнигы. 10 нчы холык төзәтү колониясендә, дәвалау-хезмәт профилакториенда һәм Яр Чаллының район эчке эшләр бүлегендә эшләү – безнең язмабыз героеның хезмәт баскычлары әнә шундый. 1996 елда лаеклы ялга китә.

Валерий Шамилович 40 ел дәвамында хатыны Раилә Габдулловна белән тату гомер кичерә. Алар җәй көннәрен бакчада үткәрергә яраталар, чәчәкләр үстерәләр. В.Шәймәрдәнов үрнәк әти һәм кайгыртучан бабай. Биш баласы һәм тугыз оныгы бар.

Фото В.Шәймәрдәнов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев