Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Якташыбызның исеме уңышлы кешеләр энциклопедиясенә кертелде

"Россиядә Who is who" (Швейцария) энциклопедиясе икътисад, сәясәт, сәнгать һәм фән өлкәсендәге иң уңышлы кешеләр турында сөйли. Аның икенче томына безнең якташыбыз ТР фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, химия фәннәре докторы, профессор Илдус Нуретдинов та керде. Илдус Әгъләмович авыл хуҗалыгы, ветеринария һәм медицина өчен төрле биологик актив препаратлар синтезлауның оригиналь алымнарын эшләде....

"Россиядә Who is who" (Швейцария) энциклопедиясе икътисад, сәясәт, сәнгать һәм фән өлкәсендәге иң уңышлы кешеләр турында сөйли. Аның икенче томына безнең якташыбыз ТР фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, химия фәннәре докторы, профессор Илдус Нуретдинов та керде.

Илдус Әгъләмович авыл хуҗалыгы, ветеринария һәм медицина өчен төрле биологик актив препаратлар синтезлауның оригиналь алымнарын эшләде. Ул йөзләгән фәнни эшнең авторы, исәбендә - 27 уйлап табуга авторлык таныклыгы һәм патенты. Хәзер И.Нуретдинов нигезле тикшеренүләрне дәвам итә, ракка каршы препаратларның яңа төрләрен алу ысулларын эшли.

- Илдус Әгъләмович энциклопедияне Менделеевскиның туган якны өйрәнү музеена тапшырырга кушты, - дип хәбәр итә туганы Разия Казакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары якташыбыз