Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Якты кояшлы бала

14 яшьлек Айгөл Гарипова турында танышлары шулай диләр. Без Айгөл һәм аның әнисе белән 1 сентябрь көнне мәктәп линейкасында таныштык. Әйтерсең, бу инвалид арбасында утырган кыз яңа уку елы башлануга башкалардан артыграк шатлана кебек иде. - Айгөл белемнәргә бик тартыла, - диләр 4 нче мәктәп педагоглары. - Аны ачыклыгы, изге...

14 яшьлек Айгөл Гарипова турында танышлары шулай диләр.
Без Айгөл һәм аның әнисе белән 1 сентябрь көнне мәктәп линейкасында таныштык. Әйтерсең, бу инвалид арбасында утырган кыз яңа уку елы башлануга башкалардан артыграк шатлана кебек иде.
- Айгөл белемнәргә бик тартыла, - диләр 4 нче мәктәп педагоглары. - Аны ачыклыгы, изге күңеллелеге, бернигә карамыйча, һәр яңа көнгә шатлана белүе аера. Үзен кызына багышлаган әнисе Әлфинур Юнысовна аеруча хөрмәткә лаек.
Церебраль паралич - кызга кечкенәдән шундый диагноз куялар. Әнисенә тәрбияче эшен ташларга һәм Айгөл белән аерылгысыз булырга туры килә. Кыз өч операция кичерә, соңгысы вакытында йөрәге туктый. Шунлыктан әлегә хирургик дәваланудан баш тарталар.
Шулай да Гариповлар моңаеп утырмыйлар.
- Яшәргә, укырга кирәк, - ди Әлфинур Юнысовна һәм Айгөлнең тырышып язган дәфтәрләрен күрсәтә.
- Мин үземнең укытучыларым Нурания Фәруковна, Марина Юрьевна, Рәхилә Миргазыяновна һ.б.ларны бик яратам, аларның килүе - минем өчен бәйрәм, - дип сөйли кыз, - фәннәрнең дә барысы да ошый.
Әлфинур Юнысовна мәрхәмәтле һәм кайгыртучан булулары өчен 4 нче мәктәп коллективына, Айгөлнең сыйныфташларына, танышларына рәхмәтле. Теләктәшлек белдерү һәм ярдәм итү кебек төшенчәләр аның өчен башкаларга караганда да кадерле.
- Подъездыбыздагы пандус бик текә, үзем генә арбаны этеп менгерә алмыйм, - ди әнисе. - Кемне дә булса көтәргә туры килә. Ярый әле, яхшы кешеләр табыла, ярдәм итәләр...
Айгөлнең сәламәтлеге торышы зур чыгымнар таләп итә - физик, рухи һәм бигрәк тә матди яктан - дәвалануга, төрле процедураларга, шул ук операцияләргә, ә тагын һәр елны кыйммәтле махсус күзлеккә заказ бирергә кирәк. Гариповлар атлап йөри торган җайланма турында хыялланалар, аларда бер моделе бар, ләкин ул кыз өчен уңайсыз, заманча чит ил җайланмалары йөзләгән меңнәр тора. Эшләмәүче ялгыз ананың андый мөмкинлеге юк. Кызның әтисе күрше шәһәрдә яши, әмма аның Айгөл язмышында катнашы тыйнак алимент түләү белән чикләнә. Гаиләнең көнкүреш шартлары да бик тыйнак - беренче катта бер бүлмәле фатир, әмма анда күңел җылысы шулкадәр күп, бәлки Айгөлнең кечкенә куллары белән ясалган рәсемнәрдән һәм эшләнмәләрдән, йомшак уенчыкларның күплегеннәндер. Аларның берсе кызга аеруча кадерле.
- Миңа аны Беренче каналдан актриса Нонна Гришаева бүләк итте, - ди кыз.
- 2007 елда Менделеевскидан инвалидлар командасы, шул исәптән Айгөл дә, республика ярышларында катнашты. Бу призны аңа шунда бүләк иттеләр, - дип өсти әнисе.
Айгөл тормышы турында рәхәтләнеп сөйли, елның мөһим вакыйгасы белән бүлешә - ул паспорт алган һәм горурлык белән аны күрсәтә. Дөрес, инстанцияләр буйлап йөрү Гариповларга җиңел бирелми, чөнки бездә уңайлы мохит бар җирдә дә булдырылмаган. Шуңа да карамастан, Менделеевск аларның иң яраткан шәһәре.
- Безгә монда бик ошый, шәһәр зур түгел, - ди Әлфинур Юнысовна. - Барлык туганнарым Мамадышта, ә Менделеевск безнең өчен туган шәһәребезгә әйләнде.
Саубуллашканда әнисе Айгөлнең терелүенә һәм тулы тормыш белән яшәячәгенә өметен югалтмавы турында әйтте. Ә без бу йорттан киткәндә, Гариповларның кечкенә һәм батыр йөрәкле гаиләсенә мәрхәмәтлек, иминлек, сәламәтлек һәм ышанычлы дуслар теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Айгуль Гарипова