Яраткан эшенә һәм ата-бабалар васыятенә тугрылыклы

Сәламәтлек саклау ветераны Фәүзия Фатыйхова күркәм юбилеен билгеләде. Фәүзия Миргалимовна безнең газетага даими язылучы, "Татмедиа"АҖ үткәргән бәйгедә ел саен катнашучы. Ул дүрт мәртәбә призер булды. "Менделеевские новости"-"Менделеевск яңалыклары" газеталарын гына түгел, "Татмедиа" нәшер иткән "Казан утлары", "Сөембикә", "Мәдәни җомга" журналларын да актив укучы. Бу Фатыйховлар гаиләсе алдырган вакытлы басамаларның берничәсе...
Сәламәтлек саклау ветераны Фәүзия Фатыйхова күркәм юбилеен билгеләде.
Фәүзия Миргалимовна безнең газетага даими язылучы, "Татмедиа"АҖ үткәргән бәйгедә ел саен катнашучы. Ул дүрт мәртәбә призер булды. "Менделеевские новости"-"Менделеевск яңалыклары" газеталарын гына түгел, "Татмедиа" нәшер иткән "Казан утлары", "Сөембикә", "Мәдәни җомга" журналларын да актив укучы. Бу Фатыйховлар гаиләсе алдырган вакытлы басамаларның берничәсе генә.
Фәүзия ханымны күпләр 35 елдан артык гомерен медицина өлкәсенә биргән югары квалификацион категорияле табиб буларак белә. 1983 елда Л.Карпов исемендәге химия заводы санаторий-профилакториеның баш врачы вазифасына чакыралар. Фәүзия Миргалимовна җитәкчелегендәге үз эшенең осталары тупланган коллективта 20 төр дәвалау башкарыла. Хезмәттәшләре һәм заводлылар кешеләрне яратуы, үз эшенә тугрылыгы һәм мәрхәмәтлелеге өчен баш табибны хөрмәт итәләр, кешене сүз белән дә дәвалый, диләр аның турында.
Фәүзия ханымның гаиләсе бәхетле. Яраткан тормыш иптәше Шәүкәт Закирович белән студент елларында, ул Казан төзелеш институтында укыган вакытта танышалар. Соңрак Чебоксар педагогик университетының художество-графика бүлеген тәмамлый. 1968 елда өйләнешәләр, медицина институты юлламасы буенча яшь стоматолог тормыш иптәшенең ватанына килә. Һәм Менделеевск Фәүзия Миргәлимовна өчен яраткан, туган шәһәренә әверелә. Биредә аларның белеме буенча педагог һәм икътисадчы кызлары Резеда һәм ике - педагогик һәм юридик югары белем алган уллары Марат туа һәм үсә. Оныклары Алия оныкчык бүләк иткән, аны бар гаилә ярата. Лаеклы ялда юбиляр тулы канлы тормыш белән яши, укырга ярата, түтәлләр һәм клумбалар белән мәшгуль, мәчеттә гарәп телен өйрәнә. Завод җитәкчелеген һәм бергә эшләгән профилакторий коллективын зур хөрмәт белән искә ала. Бу турыда бүләкләр "уңышы" сөйли - күпсанлы ведомство грамоталары, "Хезмәт ветераны" һәм "Россия химия промышленносте профсоюзларының 100 еллыгына" медальләре.
Фәүзия Миргалимовнаның иң зур бәхете - әнисе, аңа 101 яшь тулган. Гасырлык гомерле булса да ул әле дә үз аңында, йорт эшләренең күбесен үзе башкара. Фәүзия ханымны шатландырган тагын бер нәрсә, өч туганы һәм килененең аның юлын сайлаулары. Язмабыз героеның күбесе мөселман традицияләрендә, ислам диненә мәхәббәт белән тәрбияләнгәннәр һәм нинди милләт һәм дин тотуына карамастан һәр кешегә хөрмәт белән карыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.3900
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш5900
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9500
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август9900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте10700
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды10900
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10000
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.11300
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.5600
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
11 май 2022 - 12:28Укучыларның җәйге каникул датасы билгеле 24 май беренче сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне булачак20900
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика