Яшь буынга остаз

"Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Марина Куликова 2015 елдагы эш нәтиҗәләре буенча "Һөнәре буенча иң яхшы" булып танылды. Марина Владимировна биредә 15 ел хезмәт куя. - Балалар белән эшләү бик катлаулы, үзенчәлекле, мавыктыргыч хезмәт. Бу эш һәрвакыт белемне үстерергә, камилләштерергә, туктаусыз эзләнергә мәҗбүр итә. Шунсыз мөмкин түгел. Белемне туктаусыз тулыландырып тормасаң...
"Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Марина Куликова 2015 елдагы эш нәтиҗәләре буенча "Һөнәре буенча иң яхшы" булып танылды.
Марина Владимировна биредә 15 ел хезмәт куя.
- Балалар белән эшләү бик катлаулы, үзенчәлекле, мавыктыргыч хезмәт. Бу эш һәрвакыт белемне үстерергә, камилләштерергә, туктаусыз эзләнергә мәҗбүр итә. Шунсыз мөмкин түгел. Белемне туктаусыз тулыландырып тормасаң яшь буынга тәрбия бирүдә остаз булу, аларны үз артыңнан ияртү катлаулы булыр иде, - ди Марина Куликова.
Узган елда Марина ханым һөнәри осталык буенча оештырылган республика бәйгесендә "Тормышта авыр хәлдә калган балалар белән эшләү" номинациясендә "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре" буларак 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.
- Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика бәйгесендә приютта тәрбияләнүчеләр иҗаты иң яхшылардан дип табылды. Аларның эше "Җирдә тынычлык хакына" исемле тарихи видеоҗыентыкка керде. Балалар "Бөек Ватан сугышында минем гаиләм", "Кояшлы куянкай-2015", "Балалар күзлегеннән Динамо" һәм башка темаларга багышланган күпсанлы бәйгеләрдә катнаштылар. Биредә тәрбияләнүчеләрнең энергия ресурсларын саклау турындагы иҗади эшләре "Татэнергосбыт-2016" республика календарендә урнаштырылды, - дип дәвам итә тәҗрибәле белгеч. - "Сүз остаханәсе" түгәрәгендә мәктәпкәчә яшьтәгеләр сөйләм телен үстерү буенча теләп шөгыльләнә: шигырьләр ятлыйлар, тарих турында хикәяләр төзиләр, балалар тормышыннан кызыклы вакыйгалар җыялар. Иң яхшы дип табылганнары агымдагы елда приютның 15 еллыгына багышланган җынтыгыбызда урын алачак.
Марина Владимировна күпләргә каләм тибрәтүче буларак яхшы таныш, шигырьләре район газетасында еш яктыртыла. Ул С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда оештырылган Радик Ахунҗанов җитәкчелегендәге "Лира" әдәби берләшмәсе активисты.
- 2015 нче әдәбият елында мин район халык иҗаты фестивалендә катнаштым. Җирле шагыйрьләрнең яңа җыентыгы нәшер ителүен түземсезлек белән көтәм. 2016 елга яңа иҗади планнарны гамәлгә ашыру максатыннан балалар янында тырышып эшләргә исәбем, - ди Марина Куликова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.3600
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.8200
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде9700
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.9000
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.9000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.5000
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.9500
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.8200
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.16900
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде9700
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.9500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика