Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Йөрәгегездә өмет һәм мәхәббәтне саклагыз

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, фронтовик толы Зәкия Нагуман кызы Галеева узган елда 100 яшьлек юбилеен билгеләде. 25 апрельдә йөзьяшәр әбекәй елның иң яраткан мизгелен - 101 нче язын каршылады. Гасырлык юбилеен бәйрәм итүче кешене очратып, могҗиза барлыгына ышанасың. Юбилярның үзе, шулай ук аның якыннары өчен бу гаять зур вакыйга. Хәзерге...

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, фронтовик толы Зәкия Нагуман кызы Галеева узган елда 100 яшьлек юбилеен билгеләде. 25 апрельдә йөзьяшәр әбекәй елның иң яраткан мизгелен - 101 нче язын каршылады.

Гасырлык юбилеен бәйрәм итүче кешене очратып, могҗиза барлыгына ышанасың. Юбилярның үзе, шулай ук аның якыннары өчен бу гаять зур вакыйга. Хәзерге нанотехнологияләр һәм космик ачышлар заманында янәшәбездә революциягә кадәрге чорда, сука һәм ат көче эпохасында туган тыйнак кешеләр дә яши.
Өлкән абыйларым грамотага өйрәттеләр
Зәкия Нагуманова Зәй районының Бура-Кирда авылында ишле крестьян гаиләсендә тугызынчы бала булып туа. Олы абыйларының берсе Гражданнар сугышында һәлак була, 18 яшендә апасы үлә. Бүгенге көндә туганнары арасыннан Зәкия әби генә исән-сау. Ул грамотага өйрәткән абыйларын зур хөрмәт белән искә ала. Соңрак, урта белем алу өчен, көн саен күрше авылдагы мәктәпкә йөри. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач рабфакта укый. 20 яшендә кияүгә чыга, уллары туа. Балалары үсә төшкәч, читтән торып Яр Чаллы педагогия техникумын тәмамлый. Сугыш башлану белән тормыш иптәшен фронтка алалар, ул Ленинград янында хәбәрсез югала. Зәкия балалар йортына тәрбияче булып урнаша һәм үзен улларына, яраткан эшенә багышлый.
"Зоя әни" туры юлдан тайпылмаска өйрәтте
Ятим калган балалар аны "Зоя әни" дип атыйлар. Шанлы елларда 40 нчы балалар йортында алар бик күп була. Тәрбиячеләр көндез шәкертләре янында булсалар, кичләрен урманда утын әзерләп, аны кисеп, яралар. Зоя әни бар күңелен эшенә һәм ятимнәргә бирә, аларны бик ярата һәм кызгана. Пенсиягә чыккач та, коллективны һәм балаларны калдырып китә алмый. Намуслы хезмәте өчен ул күп бүләкләргә ия була, алар арасында "Фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре бар.
Сугыштан соң Зәкия үз язмышын - фронтовик Зиннур Галиевны очрата, бергәләп уллары Альбертны үстерәләр. Гаилә архивында Җиңү солдатының сугышчан бүләкләре һәм юбилей медальләре кадерләп саклана. Йөри алганда Зәкия Нагумановна балалар йортына еш бара, сабыйларны тәмле ризыклар белән сыйлый, элеккеге шәкертләре дә З.Галиеваны игътибарсыз калдырмыйлар, бөек Ватаныбызның лаеклы улларын һәм кызларын үстергәне өчен хат язалар, килеп хәл беләләр. Безнең язмабыз героена багышланган "Минем тәрбиячемә" шигырендә шундый юллар бар: "Яз чәчәкләре һәрвакыт миннән бүләк булсын".
Якыннарының мәхәббәте, намаз һәм һинд көйләре
Йөз яшьтән узган Зәкия әбекәй үзен яхшы хис итә. Әлегә кадәр фикерләү сәләте һәм хәтере зарланырлык түгел. Инфаркт кичерү сәбәпле сәламәтлеге борчыса да, ул әле һаман да календарь укый, сәясәт һәм яңалыклар белән кызыксына, һинд киноларын ярата. 100 яшенә кадәр мөстәкыйль рәвештә Яр Чаллыда яши, хәзер улы тәрбиясендә. Килене Марина аңа аеруча җылы карашта.
- Мин тормышымнан канәгать, Аллаһы Тәгалә бәхетле картлык бирде, - ди Зәкия Нагумановна. - Мөлаем һәм ягымлы Марина мине яхшы тәрбияли, тәмле ризыклар әзерли, балалар һәрчак ярдәмгә әзер.
Дәү әниләрен өч оныгы һәм биш оныкчыгы да ярата. Чәй эчкәндә Зәкия әби озын гомерле булуының серен әйтте: ул балачактан Аллаһы Тәгаләгә ышана, намаз укый, иманлы булу кешене рухи яктан чыныктыра һәм сәламәтлеген ныгыта, дип исәпли. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 95 яшьтән соң гына озаклап ураза тотудан тыела башлаган. Озын гомерле шәһәрдәшебез якыннарына һәм һәркемгә бәхет, шатлык һәм тән саулыгы тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев