Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Юбилей газетасы

Ушковлар, 6 урамындагы йортта яшәүчеләр йорт төзелүнең 35 еллыгын билгеләделәр. «Ишегалды көне» бәйрәме гадәти булмаган форматта узды.

Менделеевлылар үзләренең юбилей газетасын калыпка салдылар. Беренче бит озын гомерлеләргә, икенчесе ишегалды территориясен төзекләндерү буенча рәсми хәбәрләргә багышланды, балалар өчен махсус сәхифә дә әзерләнде.

Алып баручы Григорий Галкин җор сүзләре белән халыкның күңелен күтәрде һәм моңаерга юл куймады. Район башлыгы исеменнән җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сәламләде. Программага «Русское сияние» ансамбленең дәртле җырлары, иң яшь менделеевлыларның яраткан шәһәребез һәм республика турындагы шигырьләре керде. Гимназия укучысы Зарина Әхмәтҗанова курайда музыкаль композиция тәкъдим итте. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук «Бондюг» ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева һәм шәһәр Советы депутаты Джулия Искәндәрова котладылар, юбилярларга бүләкләр һәм газеталар тапшырдылар.

Ахырда чарада катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр һәм күккә һава шарлары очырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев