Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Юлия Абдуллина: «Балалар яңа идеяләргә илһамландыра»

Безнең махсус проектны ике малайның мөлаем әнисе Юлия Абдуллина турында язма дәвам итә.

– Үзегез белән таныштырыгыз әле.

– Мин Юлия Абдуллина, кызыл диплом белән ике югары белем алдым һәм заводка эшкә урнаштым. Декрет ялына чыккач, үземне иҗат эше белән бәйләдем. Агачтан оригиналь эшләнмәләр ясау идеясе белән илһамланып, ирем белән бүләкләр һәм уникаль интерьер әйберләре әзерли башладык. Шулай итеп үз гаилә остаханәбезне булдырдык. Без клиентларның теләкләрен чынга ашырабыз, аларның теләкләрен искә алабыз, сыйфатлы һәм экологик чиста әйберләр ясыйбыз.

– Балаларың тугач тормышың үзгәрдеме?

– Тамырдан. Эчке потенциалымны ачарга мөмкинлек туды. Балалар төрле идеяләргә илһамландыралар. Бергәләп тагын да биегрәк үрләр яулыйсы, яңа урыннарда буласы кичә.

– Буш вакытыңда бергәләп нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

– Улларымның һәркайсы шәхес буларак үзгә, шул ук вакытта аларның уртак мавыгулары күп. Безнең балалар бик актив, бар нәрсәдә алда булырга омтылалар, безгә аларның артыннан өлгерергә һәм үсешләренә ярдәм итәргә генә кала. Өлкән улым Камил китап укырга, рәсем ясарга ярата. Бәлки шуңадыр балалар әлифбасы эшләргә уйладык. Аның ярдәмендә хәрефләрне өйрәнергә, рәсем ясарга, укырга була. Камил дүрт яшендә хәрефләрне таный, биш яшендә укый башлады. Кечесе Кәрим автомобильләр белән мавыга. Алар бездә шулкадәр күбәйде – аш бүлмәсендә дә, кер юу машинасында да, мендәр астында, коридорда да машиналар. Аларны саклау өчен агачтан парковка ясадык. Бала бәхетле, аның белән бергә без дә.

– Синең өчен эшеңдә иң мөһиме нәрсә?

– Без клиентларыбызга яңа идеяләргә илһамландырганнары өчен рәхмәтле, шул ук вакытта аларның хыялларыны чынга ашыра алуыбызга шат. Эшебезнең мөһимлеге шунда.

– Яшь әниләр өчен мәйданчык булдыру теләге ничек туды?

– Бу турыда озак уйладым. Безнең шәһәрдә кызыклы, креатив, максатларына үҗәтләнеп баручы яшь әниләр күп. Мәйданчыкта очрашуларның максаты – дуслашу, тәэсирләр, казанышлар, тәҗрибә белән уртаклашу. Яңа танышлыклар – алга бару һәм камилләшү дигән сүз. Шәһәр кафеларының берсендә иҗади кешеләр белән беренче очрашу узгач, аларны даими оештырырга дигән карарга килдек.

– Мондый мәйданчык булдыруның максаты нидә?

– «Үз кешеләр» төркемен төзү һәм очрашулар – позитив, ординар булмаган, креатив шәхесләр берлеге. Биредә һәркем тәҗрибәсе, энергетикасы белән бүлешә ала. Без бер-беребезгә хыялларны чынга ашырырга ярдәм итәбез, яңа башлангычларны хуплыйбыз. Төркемебездә уңайлы, рәхәт, барысы да дусданә мөгамәләдә, белемнәре белән уртаклашырга әзер. Төрле бәйгеләр, «МН» командасы хуплавында старт алган язгы марафон нәтиҗәсендә без үз-үзебезгә ышанганлыкны арттырабыз, тормышыбызга яңалыклар кертәбез, укыйбыз һәм камилләшәбез.

– Яраткан гаилә мавыгуыгыз нинди?

– Алар күп: сәяхәтләр, тәмле ризык, күңел ачулар, төрле мастер-класслар, зур гаилә белән табын артына җыелу, ял көннәрендә мунчага йөрү. Кыш көне чаңгы шуабыз, эт белән саф һавада йөрибез. Җәй көне пикниклар оештырабыз, су коенабыз. Төрле шәһәрләрдә, музей, зоопарк, театрларда булабыз.

– Синең карашка киберәни нинди булырга тиеш?

– Һәр нәрсәгә өлгерүче, энтуиазмы ташып торган, тормышны яратучы һәм позитив энергетика өләшүче.

– Газета укучыларга теләкләрең?

– Һәр мизгелгә шатланыгыз, балаларыгызга күбрәк игътибар бирегез, чөнки вакыт бик тиз алга бара.

Фото Ю.Абдуллина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев