Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Йөзләгән баладан һәм әнидән рәхмәт

    Балалар шифаханәсенең участок шәфкать туташы Фәридә Мөхәмәтова турында язуны рәхмәтле әниләр сорады. - Изге күңелле, җаваплы, хәтта иң көйсез балаларның да җаен таба ала, - диде ике бала әнисе Альбина Мәҗитова. Фәридә Нурлы-гаяновнаның хезмәт биографиясе Мөслим ФАПында башлана. Өйләнешкәннән соң яшь гаилә Менделеевскига күченә. - Балалар шифаханәсендә мин 1985 елдан,...

    Балалар шифаханәсенең участок шәфкать туташы Фәридә Мөхәмәтова турында язуны рәхмәтле әниләр сорады.

    - Изге күңелле, җаваплы, хәтта иң көйсез балаларның да җаен таба ала, - диде ике бала әнисе Альбина Мәҗитова.
    Фәридә Нурлы-гаяновнаның хезмәт биографиясе Мөслим ФАПында башлана. Өйләнешкәннән соң яшь гаилә Менделеевскига күченә.
    - Балалар шифаханәсендә мин 1985 елдан, - дип сөйли ул. - Беренче пациентларым инде үзләре әти-әниләр булдылар, хәзер аларның балаларын күзәтәм.
    Бала туганнан соңгы патронаж, профтикшерүләр һәм профилактика, уңышсыз балалар белән эшләү, сөт кухнясына рецептлар рәсмиләштерү һәм бирү, укучыларга диспансеризация - участок шәфкать туташының вазифаларына менә шулар керә.
    Безнең очрашу Әниләр көне алдыннан булды.
    - Балаларыгызны тәрбияләүдә нинди принципларга таянасыз? Алар сезнең ышанычны акладылармы? - дип сорыйм Фәридә Нурлыгаяновнадан.
    - Ходай миңа ике кыз бирде. Аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштым: кирәк чакта таләпчән булдым, ә күбрәк - кызларыма дус һәм киңәшче. Фәния - җир бюросы белгече, Әлфия - педагог-психолог, 1 нче мәктәптә эшли. "Син безнең иң яхшы әниебез", - диләр алар. Яшереп кенә күз яшьләремне сөртәм, чөнки бу сүзләр һәр әни өчен кадерле. Хәзер ике шатлыгым - оныкларым Алмаз белән Әлмир бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: