Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Заһретдиновларның зөбәрҗәт туйлары

Ирле-хатынлы Зөһрә һәм Рәзиф Заһретдиновлар зөбәрҗәт туйларын билгеләделәр.

Лаеклы үрнәк
Заһретдиновлар татулыкта һәм иминлектә 55 ел яшиләр һәм «Ныклы гаилә» проекты кысаларында зөбәрҗәт туйларын тантаналы төстә үткәрделәр. Көчле алкышлар астында һәм Мендельсон маршы көенә ЗАГС бүлегенең тантаналар залында кияү белән кәләшне кабат тәбрикләделәр.

− Тантана хуҗалары – безнең горурлыгыбыз. Алар изге күңелле, позитивлар. Дәү әни ветераннар хорында җырлый, бабай бу вакытта аны китапханәдә көтә, китаплар укый. Аннан соң бергәләп өйгә кайталар. Бу искиткеч, − дип сөйли оныклары Раил Заһретдинов. – Хатыным Анна һәм улым Марсель белән барлык котлауларга да кушылабыз, без аларны яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Күркәм парга җылы котлау сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева мөрәҗәгать иттеләр, гаиләгә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

− Илле биш ел элек сез йөрәкләрегезнең бердәмлеген имзаларыгыз белән ныгыттыгыз, шатлыкта да, кайгыда да тормыш юлыннан бергә атлап барасыз. Сезнең яшәү рәвеше гаилә тормышын яңа башлаган яшьләр өчен лаеклы үрнәк, − дип юбиляларны котлады Татьяна Михайловна.

Бәхет − бер-береңә юл куя белүдә
Заһретдиновлар «Коммунна» кинотеатрында бию кичәсендә танышалар. Аларның мәхәббәт хисләре бер караштан кабына, ул тойгылар никах һәм бәхетле тормыш алып килә. Заһретдиновлар озак еллар Л.Я.Карпов исемендәге химзаводта эшлиләр. Балалары Ринатны һәм Раиләне мәхәбәттә һәм тигезлектә үстерәләр. Ике оныкларын һәм алты оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар. Зөбәрҗәт юбилярларның бергә озак яшәүләренең сере − бер-берсенә җылы караш, үзара аңлашу һәм юл куя белү.

− Бергә булу теләге, барлык каршылыкларны да парлап җиңү – бергә яшәүнең уңышлы нигезе. Безнең бәхет бер-беребезгә юл куя белүдә. Уртак фикергә килергә, бер-береңне тыңларга һәм ишетергә кирәк. Чын мәхәббәт – сабырлык, хөрмәт һәм гафу итә белү, − дип саныйлар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев