Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Үзенчәлекле язмышлы юбиляр

Турайда гомер кичерүче Багъзимә Миңлегалиева туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшен билгеләде.

Аның янында котлау миссиясе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм җирлек башлыгы Әлфирә Рәхимова булдылар.

– Сезнең сугыш елларындагы һәм тыныч тормыштагы хезмәтегез хөрмәткә һәм түбәнчелек белән баш июгә лаек, – дип Багъзимә Габдрахмановага мөрәҗәгать итте Ләйсән Камилевна. – Рәхмәт сүзләре белән Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Валерий Чершинцевның исемле открыткаларын тапшырам.

– Путинга рәхмәт әйтегез, – дип елмаеп җавап бирде ветеран.

Әңгәмә барышында ул бик күп мәкальлләр һәм әйтемнәр белүе, аларны урынлы куллануы белән гаҗәпләндерде.

Тоймада туган Б.Миңлегалиеваның язмышы үзенчәлекле була: әтисен беренче көннән үк фронтка алалар, ул озак еллар хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Күптән түгел генә эзтабарлар отряды күмелгән урыны ачыклый – Ленинград өлкәсендә.

– Әлеге дәвердә аның рухын догамнан калдырмадым, – ди ветеран, – әти Ватанны гына түгел, безне дә яклаган, шуңа күрә ул минем өчен чын герой.

16 яшендә Багъзимә икенче кайгысын кичерә – әнисе тормыштан китә. Кызның тәрбиясендә сеңлесе һәм энесе кала. Сабыйларны опека органнары приютка урнаштырырга телиләр, ләкин өлкән апаларының карары ныклы була: аларны беркемгә дә бирмәячәк. Дөрес, моның өчен иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эшләргә туры килә.

Юбилярның хезмәт биографиясе колхоз белән бәйле, ләкин ул балаларына югары белем бирә. Фәридә , Гөлнүзә һәм расит тормышта үз урыннарын тапканнар, биш оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыгы дәү әниләрен уңышлары белән куандыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев