Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Путин Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.

«Сезнең вәкаләтләрнең гамәлдән чыгуын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча федерациянең барлык субъектлары арасында лидер һәм бу чынлыкта да шулай. Боларның барысына да республика башлыгы вазифасында сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә, һичшиксез, сезне республика җитәкчесе вазифасына кандидат буларак киләсе срокка тәкъдим итүне хуплыйм», — диде Путин.

Путин Татарстан Президентына әлеге вазифаны биләгән чорлары өчен рәхмәт әйтте, республика җитәкчесе булып сайланган очракта, аңа киләсе эшчәнлек чорында уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерде. «Мин — сезнең команда әгъзасы, сез хуплаган очракта мин алга таба эшләргә әзер», — диде Татарстан Президенты.

Россия Президенты Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка сайлауда катнашуын хуплады. Татарстанда республика җитәкчесе сайлаулары 2020 елның көзендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев