Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Татарлар Россиядә халык саны буенча икенче урынны саклап калды

Татарлар саны 5,5 миллионнан артык.

2022 елның 31 декабрендә Росстат 2021 елда Россиядә узган халык санын алу мәгълүматларын игълан итте. Аның нәтиҗәләренә караганда татарлар сан буенча Россиядә икенче урынны саклап калган дип хәбәр итә «Татар-информ. Татар» Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белдергән сүзләргә таянып.

«Россия халыклары арасында татар халкы үзенең икенче урынын саклап кала алды», — диде Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел. Саннарның тәңгәл килмәвен ул Covid пандемиясе аркасында татарларның бер өлеше җанисәптә катнашмавы белән аңлата.

 

Фото-превью: «Татар-информ. Татар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев