Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Республикада

Татарстанда 2025 елда 200 км автоюллар ремонтланачак

2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 200 километрдан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк.

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Казан агломерациясе:

  • 21 км автоюллар ремонтланачак, шул исәптән:
  • 14 км төбәк әһәмиятендәге юллар.
  • 6 км җирле әһәмияттәге юллар.
  • 12 участокка капиталь ремонт үткәреләчәк.

Чаллы агломерациясе:

  • 11 км автоюллар төзекләндереләчәк.
  • Яшьлек проспектына капиталь ремонт (Тынычлык проспектыннан Чулпан проспектына кадәр).
  • «Чаллы — Сарман» юлының 3,7–8,1 км арасы ремонтланачак.

Түбән Кама агломерациясе:

  • 3 км автоюлларга ремонт ясалачак.
  • Студентлар һәм Лесная урамнарында участоклар яңартылачак.

Региональ юллар:
150 км автоюллар һәм ясалма корылмалар ремонтланачак.

Финанслаштыру:

  • 2025 елга 14 млрд сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән 7 млрд сум федераль бюджеттан.
  • Аварияләрне киметү.
  • Юлларның сакланышын тәэмин итү.
  • Илкүләм проектның күрсәткечләренә ирешү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев