Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Татарстанда боз сарае һәм спортзал «Демография» илкүләм проекты буенча сафка басачак

    Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча спорт объектлары төзелеше дәвам итә.

    Көз башына Чаллыда өсте ябулы боз аренасын һәм Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залын төзү эшләре тәмамланыр дип планлаштырыла.

    Моннан тыш, «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Казан һәм Чаллыда ике ачык физкультура-сәламәтләндерү комплексы барлыкка киләчәк.

    Агымдагы елда Чаллыда «Юбилей» йөзү бассейны төзелде. Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика белән шөгыльләнү мәйданчыклары, ә Аксубай һәм Әлмәтнең шәһәр стадионнарында футбол кырлары төзекләндерелә.

    Шулай ук быел Татарстанның тугыз районында ГТО физкультура-спорт комплексын тапшыра торган мәйданчыклар пәйда булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: