Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Татарстанда «Кызыл канәфер» истәлек акциясе онлайн-режимда старт ала

Значоклар сатудан кергән акчалар ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

Ел саен уза торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе Татарстанда быел онлайн-режимда үткәрелә. Акция Хәтер һәм дан елына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Оештыручысы – «Буыннар хәтере» хәйрия фонды.

Акциянең максаты - «Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм» девизы белән онлайн-маркетплейс, ретейл-партнер һәм волонтерлык оешмалары аша истәлекле значокларны сату.

Значокларны сатудан кергән акчалар ел саен ил ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә. Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытлыча чикләүләргә карамастан, фонд дарулар китерүдә, дәвалануда һәм реабилитацияләнүдә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

«Кызыл канәфер» значокларын гвоздика.рф сайтында, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә онлайн сатып алырга була. «Җиңү волонтерлары» һәм «көмеш» волонтерлар чикләүләр бетерелгәннән соң значокларны җәмәгать урыннарында, шулай ук Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда таратачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X