Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Татарстанда музыка мәктәпләреннә илкүләм проект буенча яңа җиһазлар бирелә

Агымдагы елда республикада 14 белем бирү учреждениесенең, шул исәптән сәнгать мәктәпләре һәм көллиятләрнең матди базасы ныгытыла.

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алар барлыгы 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк.

Белем бирү учреждениеләре арасында 11 балалар сәнгать мәктәбе, Чаллы һәм Әлмәтнең сәнгать көллиятләре, шулай ук Казанның музыка көллияте бар.

Аларга музыка уен коралларыннан тыш, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтару планлаштырыла.

2019 елда республикада илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үз илебездә ясалган 63 пианино алынган. Моңа барлыгы 21 миллион 987 мең сум акча тотылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары