Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Татарстанда юллар ремонтланачак

Бу уңайдан илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак

Быел республикада «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 218 километрны тәшкил иткән юлларны ремонтлау планлаштырыла. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык финанслар бүленәчәк. Шулай ук Татарстан бюджетыннан 3 миллиард сум бирелә.

Илкүләм проект нигезендә, гомуми озынлыгы 96 километрдан артык төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының яңартылган паспорты 2021 елда расланды. Моңа кадәр ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дип атала иде. Проектның максаты — 2024 елга зур шәһәр агломерацияләрендәге юллар челтәренең норма таләпләренә туры килүен 85 процент дәрәҗәсенә җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев