Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Менделеевскида укуда, иҗатта, спортта, җәмәгать тормышында яхшы күрсәткечләргә ирешкән балаларны бүләкләделәр

Тантана ике вакыйганы берләштерде: мәктәп каникуллары башлануын һәм Балаларны яклау көнен. Малайлар һәм кызларны, укытучыларны, тренерларны һәм ата-аналарны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева сәламләде:

– Мондый очрашуларны без шатланып үткәрәбез. Бу үсеп килүче буынны уңыш яуларга җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек. Биредә танышыр, аралашыр, бер-берсен белү өчен иң яхшыларның яхшылары – яшьләр, чибәрләр, акыллылар һәм максатларына ирешүчеләр җыелды. Киләчәк тормышларында һәркемне яңа җиңүләр, уңышлар көтүенә иманым камил. Шундый көн килер, аларның эшләре белән район гына түгел, республика халкы да горурланыр.

“Айсберг” командасы копилкасында (2007-2008 елда туган тәрбияләнүчеләр) медальләр, грамоталар бихисап. Район башлыгының Рәхмәт хаты – беренче мәртәбәле бүләк. Хоккейчыларга ул агымдагы елда спорт казанышлары өчен бирелде.

– Без бүген малайларның команда тормышында тәүге җитди бүләк алулары шатлыгын уртаклашырга килдек, – дип билгелиләр ата-аналар. – Алар аны намуслы, киеренке хезмәтләре белән яуладылар. Укудан тыш, һәрберсе көн саен күнекмәләргә йөрү өчен вакыт һәм көч таба. Малайлар хоккей ярдәмендә эшләргә, табарга, җиңәргә өйрәнәләр. Аларның хоккей командасы буенча коллегалары – 2010 елгы малайлар да калышмыйлар. Агымдагы елда Татарстан Республикасы беренчелегендә үз төркемнәрендә яхшылар сафында булдылар.

– Бу безнең өчен яхшы күрсәткеч, тырышачакбыз һәм нәтиҗәләрне яхшыртачакбыз, – дип билгелиләр яшь хоккейчылар.

Кичәне шәһәр һәм районның нәни артистлары чыгышлары дәвам итте. Яшь менделеевлыларга Халыкара балаларны яклау көнендә 500дән артык түләүсез туңдырма тапшырылды.

Искиткеч коляскалар

Иң кечкенә шәһәрлеләр һәм аларның ата-аналары өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре коляскалар парады үткәрделәр. Әниләр һәм әтиләр үз сабыйларының бала арбаларын матур итеп бизәргә тырышканнар.

– Безнең әтиебез балык тотарга ярата, шуның өчен колясканы әлеге хобби стилендә тәкъдим итәбез. Камышлар чын, аларны җыю өчен буага махсус бардык. Узган елдан бирле әзерләнәбез, – ди шәһәрле Рәсимә Филатова. – Ниһаять, көтеп алдык. Колясканы бәйгегә өч көн җыйдык.

– Һава торышы комачауламадымы? – дип сорыйм мин.

– Юк, җылы киендек. Җил булганга гына борчылдык, әмма бар да яхшы булды.

– Арбаны тагын кулланырга җыенасызмы?

– Андый вариантны карыйбыз. Бәйрәмгә барганда, шәһәрлеләр безгә игътибар бирделәр.

Кечкенә Романга да тамаша ошаган, күрәсең. Ул матур итеп елмая, коляскага беркетелгән тазиктан балыкны тотарга тырыша.

Кристина Ефремова тормыш иптәше белән бергә баштарак бала арбасын “Сыр кисәге”нә охшатып бизәргә уйларга теләгәннәрен әйтте.

– Улыбыз Владиславка 10 ай. Ул бик актив, шуның өчен колясканы көнчыгыш стилендә бизәргә булдык. Владислав – безнең кечкенә солтаныбыз.

Һава шарларыннан иң кызыклы һәм оригиналь “Аждаһа” бала арбасын Килиннар гаиләсе тәкъдим итте, нәтиҗәдә алар җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев