Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Афиша

Җиңү көненә әзерлек

Муниципалитетта әлеге мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Бу вакыйга уңаеннан шәһәрнең үзәк урамнары буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары һәм бәйрәм билгесе белән баннерлар урнаштырачаклар. Апрель башында шәһәрдә массакүләм чәршәмбе һәм шимбә өмәләре башлана.

Башкарма комитет вәкиле Екатерина Ямалеева сүзләренчә, 9 Май чаралары 10 сәгатьтә шәһәрнең мәдәният сарае мәйданында старт ала.

Мәңгелек ут янындагы һәйкәлгә чәчәкләр куела. Сәгатьле боҗра янында «Үлемсез полк» колоннасы маршы булачак. Кичен «Дуслык» паркы янында шәһәрлеләрне һәм кунакларны бәйрәм концерты көтә.

Җиңү көне бәйрәм салюты белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев